События

Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан 18.12.2016

Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан

Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган. Узган ел 85 яшьлек юбилеен Сикертән мәктәбендә “Мәһдиев укулары” дигән фәнни конференция белән билгеләп үттеләр.

Быел икенче тапкыр “М. Мәһдиев укулары” оештырылды. Конференциядә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

М. Мәһдиев укулары эчтәлекле әзерләнгән иде. Тормышны документаль фильм шикелле тасвирлаучы язучы үзе яшәгән чорның  тарихын әдәби тел белән язып калдырган. Аның әсәрләре үзе яшәгән тирәлектән алынган геройлары кебек  үлемсез. Гади авыл кешесенең тормышын акыллы юмор аша, мавыктыргыч һәм гади телдә сүрәтли алган каләм остасы  “бер көнлек” кенә була алмый, ул мәңгелек. Геройлар үзләрен әсәрләрдә таный. Әдәбият галиме, язучының бик якын дусты Тәлгать Галиуллин үзенең “Кояшлы иҗат” мәкаләсендә болай дип язган: “Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый”. Тормыш иптәше Лилия Бәширова “Мин сине ничек яраттым” китабында: “Мөхәммәт бервакытта да шәһәр кешесе була алмады”, – дип искә алган.

9 бала булган алар. Дүртесе исән–сау үскән. Нигә әти 9 тирәк утыртмаган икән дип яза. Туган йортын: “Һәр тәрәзәсе минем әни йөзе…”, – дип юксына. Мөхәммәт Мәһдиев исән булса, күпме әсәр язган булыр иде! Ни турыда языр иде икән? Казан дәүләт университетында журналистлыкка укыганда ул филолог- ларга лекция укыды. Ул бервакытта да дәрестә кем бар, кем юк, дип билгеләп бармады. Ә лекциясендә аудитория тулы студент булыр иде. Тәнәфес вакытларында коридорга чыгып, уйланып йөрер иде. Төз гәүдәле, бөркетсыман үткен карашлы язучы коридорда шыпырт кына студентлар сөйләшүен, тормышын өйрәнеп йөргәндер…

Иң башта балалар М. Мәһдиев иҗатында тормыштан алынган геройлар, тел, сүрәтләү чаралары, мәктәп тормышы һәм укытучы образы, хикәя язу юнәлешләре буенча бәйгедә катнашты һәм иң яхшы эшләр М. Мәһдиев укуларында тыңланды. Эшләрен сәнгатьле итеп укыган балаларга сокланып утырдым. Араларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән язучы иҗатын җентекләп өйрәнгән кызыклы эшләр бар. Шундыйлардан Казанбаш мәктәбеннән Айзилә Рәхимова эшен әйтер идем. Ул М. Мәһдиевне Казанбаш мәктәбендә укыткан чорны өйрәнгән. Айзиләнең эше язучыны яхшы белгән  авылдашларының сөйләве белән отышлы:

– Ул көчле оештыручы. Балалар аны тыңлый, яраталар иде. Аның классыннан көнләшеп үлә идек. Алар җырлап марш атлый иделәр. Ул дәресне иптәшләрчә сөйләшү рәвешендә алып барды.

Иң яхшы эшләрне язган балаларга район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина бүләкләр тапшырды.

Язучы үлемсезлеге аның әсәрләрен укуда. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы житәкчесе Лилия Фазылова:

– М. Мәһдиев әсәрләрен бик укыйлар, – дип сөйли. – Үзем дә  китапларын бик еш кулга алам. Әсәрләрен гыйбрәтләнеп, елмаеп–көлеп укыйм.

Миңа нигәдер көз кадерлерәк, дип яза ул. Нигә икән? Каршылыкларны күп күргән тормышы моңсу бер хикәят булгангамы? Нигә… Китапларын тагын бер кат укыйсы килеп китте.

Румия Надршина

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение