События

Арчада шашка буенча район беренчелеге узды 19.12.2016

Арчада шашка буенча район беренчелеге узды

17 нче декабрь көнне Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча Ачык шәхси район беренчелеге үткәрелде. 
Ир-егетләр арасында Ашытбаш авылыннан Сөләйман Гәлиуллин җиңү яулады. 2 нче урында Урта Курса авылыннан Мөдәррис Лотфуллин. Яңа Кишет авылыннан Фарсил Минҗанов 3 нче урынга лаек булды.

Хатын-кызлар ярышында район чемпионы-Арчадан Ландыш Зәйнуллина. Кәче авылыннан Гөлфия Гөбәевага икенче урын бирелде. Арчадан Чулпан Кыямова –өченче призер.
Призлы урыннар яулаган спортчылар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр дип хәбәр итәләр безгә ярыш хөкемдарлары Сөләйман Гәлиуллин һәм Хәйдәр Зәйнуллиннар.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение