Бүген татАрча Кар бабае беренче кунакларын (авыр хәлле гаиләләрдәге балаларны) кабул итте. Кар бабай белән Кар кызы яшәгән йортка барып җиткәнче аларга Убырлы карчык, Кощей, кул остасы Марья, Шүрәле янында булырга туры килде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар, соңыннан коймактан авыз иттеләр.
Кадерле балалар! ТатАрча Кар бабае белән Кар кызы сезне дә үзендә кунакта күрергә тели. Барыгыз, үкенмәссез, чөнки бик күңелле булачак. Каян белә димәгез, үзем дә шунда булдым.
Кич белән утлар янганда төшсәгез… Искиткеч! Чын әкия дөньясы.