![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча районында шашканы кемнәр оста уйный?
Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча район шәхси беренчелеге үткәрелде.
Ир—егетләр арасында Ашытбаш авылыннан Сөләйман Галиуллин җиңү яулады. 2 нче урында – Урта Курса авылыннан Мөдәрис Лотфуллин. Яңа Кишеттән Фарсил Минҗановта — 3нче урын.
Хатын—кызлар арасында Арчадан Ландыш Зәйнуллина район чемпионы булды. Кәче авылыннан Гөлфия Гөбәевага 2нче урын бирелде. Арчадан Чулпан Кыямовада 3нче нәтиҗә.
Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.