События

Яңа елга якты өметләр белән! 25.12.2016

Яңа елга якты өметләр белән!

Яңа ел алдыннан кызыклы сәяхәтләр, чыршы бәйрәмнәре башлана. Барыбызга да – олысы–кечесенә яңа елда ниндидер бер серле могҗиза булыр сыман. Өйләргә чыршылар куябыз, бизибез, ялтыравыклы уенчыклар, укалар, утлар эләбез.

Урамнарда кардан төрле әкият геройлары эшләнә, чыршыларга ялт–йолт матур утлар беркетелә, кыскасы, яңа елга күңелле мәшәкатьләр белән килеп керәбез. Адәм баласын өмет яшәтә шул.

Районда игелекле социаль программа эшли башлады. Мәктәпләрдә укучы  балаларны көн дә зур автобус белән Яңа Кырлайга Кыш бабай биләмәсенә, бөек шагыйрь Г. Тукай яшәгән төбәккә алып баралар. Үзем дә чәршәмбе көнне балалар белән сәяхәткә чыктым. Иртән иртүк зур, уңайлы автобус Арчаның 5нче гимназиясе ишек төбендә тора иде инде. 40лап бала педагог–оештыручы Гүзәл Абдуллина белән шау–гөр килеп автобуска кереп утырды. Уен–көлке сөйләшеп, тәрәзәдән кышкы матурлыкны күзәтеп, сәяхәтчеләр Яңа Кырлайга килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар.

Автобус Г. Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты янына килеп туктады. Могҗиза, капкадан Кыш бабай белән Кар кызы килеп чыкты? Кызы–ык! Менә китте Яңа ел белән котлаулар, хәл–әхвәл сорашулар. Шаян сүз, көлешүләр белән зур, челтәрле агач капканы ачып, ишегалдына үттеләр. Балалар салам түбәле лапаска бер шаккатсалар, Сәгъди абзый йортында түрдәге сәкегә, чыбылдыклы бишеккә, чаршаулы почмакка, ап–ак зур мичкә,  асылмалы лампага тагын да исләре китте. Ә салам түбәле лапас артында, беләсезме,  нәрсә көтә иде? Балалар үзләре дә, кар каплаган бәрәңге бакчасында нишләрбез икән дигәннәр иде, ачык һавадагы музейга килеп чыккач  гаҗәпләнделәр. Геройларны гына күр син! Сәгъди абзый белән кечкенә Тукай басып тора. Шүрәлесе дә харап кызык. Ә аста… кое яныда Су анасы чәчен тарап утыра! И-и, китте тотып караулар, фотога төшүләр…

Кызыклар бетмәгән икән әле, Г. Тукай музее янында аларны әкият геройлары көтеп тора иде! Көлешә–көлешә музей янына килеп җиттеләр. Берсен–берсе уздыра–уздыра Кыш бабай биләмәсе ачкычын эзләделәр. Тапкач, төрле уеннар башланды. Уйнап аргач, музей белән таныштылар, Кыш бабай турында мультфильм карадылар. Вакыт үткәнне сизми дә калдылар. Кайтканда: “Ошадымы?” – дип сорыйбыз, балалар бер тавыштан: “Ошады!” – дип җавап бирде. Сәяхәткә чыгарга Арчаның 5нче гимназиясенең тагын 40лап баласы көтеп тора иде инде.

Яңа Кырлайдагы Г. Тукай музей–комплексы директоры Дамир Абдуллин:

– Мондый социаль программа беренче тапкыр оештырыла, – дип сөйләде. – Әти–әниләргә сәяхәт өчен акча түлисе юк. Барысы да бушка. Үзегез күрдегез, якын–тирәдә авыллардагы мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләре, әкият геройлары киемнәрен киеп, балаларны уйната, биетә. Балаларга бик ошый.

Мәдәният хезмәткәрләреннән Ашытбаштан Айгөл Фәйзрахманова (Кар кызы), Әлфия Нигъмәтҗанова, Ташкичүдән Гөлфия Мәгъсүмова, Яңа Кишеттән Зөлфия Әхмәтгалиева, Венера Гайфуллина, Симетбаштан Зилә Шәрәфиева, Кышкардан Ләйсән Шәфигуллина кызыклы сценарий язганнар, әкият геройлары костюмнары киеп, балаларның күңелен күрделәр.

– Мондый чарада беренче тапкыр катнашабыз, – диде алар.

Игелекле эш үзенең җимешләрен дә бирә. Яңа ел рухы бүләк иткән бу сәяхәт тә балалар йөрәгендә озак сакланыр, алар күңелендә якты өметләр уятыр, диясе килә.

Румия Надршина

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение