События

Барыбыз да бозга 03.01.2017

Барыбыз да бозга

Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Каникуллар файдалы һәм нәтиҗәле үтсенгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек – зур байлык икәнен истә тотып, районыбыз мәктәпләрендә “Барыбыз да тимераякларга!” акциясе старт алды.

Шушы акция кысаларында Лесхоз мәктәбендә 30 нчы декабрь көнне боз өстендә Спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Арча районы мәгариф бүлеге мөдире Дәүләтбаев З.М. ачып җибәрде, уенчыларга уңышлар теләде. Боз өстендәге уеннарда укучылар бик теләп катнаштылар, Кыш бабай күчтәнәчләре белән сыйландылар. Күкрәк тутырып кышның саф һавасын сулап, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.


«Телерадиокомпания «Арча»

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение