События

Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды 05.01.2017

Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды

Бәйрәмне төп мәктәп коллективы җитәкчелегендә “Әтиләр Советы”, авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Иртәнге сәгать 9 да авыл Мәдәният йорты яны музыкага күмелде. Яше-карты, чаңгыларын тотып, шушында җыелды. Бәйрәмне мәктәп директоры И.И.Гибадуллин ачып җибәрде, ярышларга стартны ул бирде. Өлкәннәр башта ирекле ысул, аннан соң классик ысул белән ярыштылар. Беренчелекне укучылар арасында 8 класс укучысы Шәйхетдинов Булат, өлкәннәр арасында Гиниятуллин Рүзәл алды. Кече яшьтәге укучылар арасында беренчелекне уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Галаветдинова Ралина яулады.

Финишка килүчеләрне кайнар коймак, бүләкләр белән котладылар. Һәрбер укучы һәм өлкән яшьтәге катнашучыга бүләкләнде бу көнне.

Ярышлар тәмамлангач, барлык катнашучылар һәм кунакларны ашханәдә тәмле коймак һәм пылау көтә иде. Чәйләр эчеп, сыйланып, катнашучылар өйләренә таралышты.

Катнашты:

Укучылар – 38

Олкәннәр – 27

Барлыгы – 65 кеше.


Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение