События

«Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды 09.01.2017

«Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды

8 гыйнвар көнне Арча шәһәренең «Арча — Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры булып узды. Әлеге ярышта Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә, Арча районнарыннан килгән ветеран-хоккей командалары көч сынашты.

Әлеге чара Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфәрт улы Нуриев сүзе белән ачып җибәрелде. Шулай ук Фәнил Канәфи улының тормыш иптәше Гарәфиева Лилия Гомәр кызы да иренең эшен дәвам итүчеләргә рәхмәт әйтеп, уенчыларга уңышлар теләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Хоккей турниры Арчада инде  беренче тапкыр гына үткәрелми. Уенчы командалар Фәнил Канәфи улының якты истәлеген, кылган изге гамәлләрен хөрмәт итеп ярышка бик теләп киләләр.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение