События

Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды 11.01.2017

Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды

8 январь көнне «Хәрәкәттә-бәрәкәт» девизы белән Ташкичү авыл җирлегенең Ашытбаш авылында «Авыл көне» булып узды. Бу көнне Ашытбашлылар 30 градус салкын булуга да карамастан, бер дә аптырап калмыйча, мәктәпнең спорт залында бәйрәмне матур, күңелле итеп оештыра белделәр.

Бәйрәмне Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Фәһим Хатыйп улы ачып җибәрде. Кунакка кыш бабай,кар кызы, һ.б әкият геройлары да килгән иде. «Күңелле стартлар»да Иске Ашыт,Ташкичү,һәм Ашытбаш авылы командалары катнашты. Ярышларны физкультура укытучысы Сабирзянов Наил Фаил улы алып барды.Ашытбаш авылы яшьләре 1 урынны яуладылар. Ярышлар матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ахырдан мәктәп ашханәсендә коймак белән чәй эчтеләр.




Чыганак:  Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение