События

Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм» 18.01.2017

Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм»

Гөлзада Сафиуллина — гомере буе милләт язмышын йөрәге аша уздырып иҗат иткән сирәк сәнгатькәрләребезнең берсе. Меңләгән, миллионлаган тамашачы алдына чыгып җыр суза торган артист шундый булырга тиештер дә инде ул.

Гөлзада ханым – чын татар җырчысы бит ул, Лена Шагыйрьҗан сүзләре белән әйтсәк: “Зур кунак та үзе, илче дә”. Татарстанның халык, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина үзенең затлылыгы , кыюлыгы белән башкалардан аерылып тора. Фикерле, һәрнәрсәгә үз карашы булган ханым һәрвакыт сәхнә югарылыгында кала белә.

— Гөлзада ханым, хәзерге заман җырчысының портретын ничек күзаллыйсыз?

— Әгәр дә җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, ул кешене мин җырчы дип саный алмыйм. Андыйлар коммерсантлар, акча эшләүчеләр. Чын җырчының халыкка җиткерәсе фикере йөрәгендә була ул. Мәңгелек милли кыйммәтләрне күңел түрендә йөртә. Дин, милләт, тарих, ватан, тел, рухи дөньябыз — болар барысы да шунда керә.

— Быелгы ел Россиядә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Бу җәһәттән сезнең фикерләрне беләсе килә иде…

— Ел саен нәрсә дә булса китереп чыгаралар. Шул уңайдан ниндидер чаралар да уздырыла. Шәхсән үзем әлегә Мәдәни ел уңаеннан аерым зур проектлар күрмим. Ел да уза торган “Татар җыры”, “Татар моңы” конкурсларын атасак кына инде. Алары да аның конкурслар гына, фестиваль дип әйтелсә дә, фестиваль түгел. Халкыбызга ярдәме тия торган рухи күтәрелеш ясарлык проектлар бүгенге көндә күренми. Атап узган конкурслар алар череп баеган абзыйларыбызга җим эзләп бирү шикелле генә.

— Казан төрки дөнья мәдәнияты башкаласы дип игълан ителү уңаеннан узган чараларда, Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган проектларда катнашырга чакырмадылармы сезне?

— Дәүләт тарафыннан куелган түләүле зур чараларга катнаштырганнары юк. Үзем барып керсәм генә… Мин үземнең казанымда кайныйм. Татарстан эчендә үземнең дәүләтем минем. Үз студиям, үз “Сөембикә варислары”м проекты… Минем миссиям башкачарак дип әйтимме? Бүгенге көндә җырлап, биеп, бәйрәм итеп яткан татар милләтенең шушы халәте — язгы ташуда аккан йомычканың җәһәннәмгә агып барганы, болганчык суда йомычка шикелле ярларга бәрелә-бәрелә тәмугка агып барган шикеллерәк. Чөнки бүгенге көндә безнең сәнгатебез, бигрәк тә җыр сәнгатенең, тотнагы юк. Анда ни каһарманлык, ни миллилек күрмисең, моңны инде әйтмим дә. Йөрәк әрни. “Татар моңы” дип җыр бәйгесе уздыралар, анда да әллә кайлардан кадәр балаларны китертеп җырлаталар, шуннан соң ахыры ни? Дәвамы бармы? Җырлаталар-җылаталар да, бер-берләренә каршы куялар һәм дошманлашып таралашалар. Аларны хәзер кайгыртучы юк, гүя аяусыз язмыш диңгезенә ыргыткан кебек. «Йөзә алсаң — йөз әйдә, тыпырчын. Исән калсаң, калкып чыга алсаң — чыгарсын, чыга алмасаң — нәфсен тыя алмаган байларга җимлек булырсың. Талантлы иҗат кешеләренә ярдәм кирәк. Аларга киләчәктә нинди ярдәм күрсәтелә соң, гомумән, милләт өчен нәрсә эшли алар, язмышлары ничек дәвам итә? Бу хакта бернәрсә белмибез! Шәхсән үзем бик талантлы берничәсен беләм. Аларны хәзер кайгыртучы, ярдәм итүче дә юк.

Әллә кайлардан артистлар китертеп, аларга түләргә миллионнар табып, концертлар уздыру табышлы. Ә андый концертлар татарның рухын үтерә. Ә күпме үз җырчыларыбыз, әйтик менә, безнең буын җырчылары, аерым концерт та оештыра алмый, шул юбилеенда уздырса гына инде… Тамашачыбыз юк дип әйтә алмыйм. Тамашачыбыз бар. Үземнең концерт-очрашулардан кайтып кергәнем дә юк, халыкның кирәкле, кадерле җырчысымын. Шөкер!

— Гөлзада ханым, радио-телевидениедә сирәк ишетеләсез дип тә сорыйлардыр?

— Бернәрсә турында да уйламыйча, җырлап-биеп эфир вакытын әрәм-шәрәм итәләр. Үсеп килүче буынны үз милләтеннән биздерү сәясәте барадыр дигән хис туа. Бер уйлап карасаң, телевидениенең кеше тәрбияләүдәге роле искиткеч зур бит. Экран каршына утырырга тырышмыйм, бик карыйсы килгәндә, ачып алгалыйм. Яшь буын югары сәнгать үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Авылларга чыккан саен үземә дә мөрәҗәгать итәләр: “Нишләп сез әйтмисез, сез сәнгать кешеләре, нигә ул пычраклыкны телевизордан күрсәтергә рөхсәт итәсез? Татарга хас булмаган галәмәт күрсәтмәсеннәр инде!” — диләр. Сөйләүләре, кыланмышлары, чыннан да, адәм көлкесе бит. Андый нәрсәләрне беркайдан да сөйләтмиләр дә, яздыртмыйлар да.

Телевидение турында сүз чыккан икән, шуны әйтеп узасым килә: җомга көнннәрендә “Аулак өй» тапшыруы күрсәтелә. Анда картаеп беткән әбиләрне җыялар. Аулак өйгә бит гомер бакый яшьләр җыелган… Матур яшьләребез юк мени безнең? Халкыбызның гореф-гадәтләрен, аулак өйләрдә була торган төрле уеннарны, фольклорыбызны, сәхнәгә матур итеп чыгарып курсәтер очен, Яшьләр театры, «Сорнай» фольклор ансамбле, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» ансамбле һәм башка төркемнәр зур эш эшли алган булырлар иде. Аларның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, милли киемнәре дә тарихи. «Сорнай» ансамбле халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бөтен нечкәлеге белән халыктан җыеп сәхнәләштерде. Нигә аларны файдаланмаска? Югары сангәть үрнәге булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышларын телевизордан көн саен әз-әзләп күрсәтеп торсаң да бик таманга килер иде. Аларның репертуары искиткеч бай. Ни кызганыч, узенчәнлекне алга сөрә шул татар телевидениесы. Халыктан җыйган акчага шул ук халыкны бетерү бара бүген.

Элек телевидениеда шактый гына матур проектлар бар иде. Күренекле шәхесләребез белән әңгәмә корып, югары сәнгатъ идеяларын, аек фәлсәфәне алга сөргән проектлар иде ул. Шулар арасында Разил Вәлиевның «Бер алманы бишкә бүләек» тапшыруы юкка чыгуы татар дөньясы өчен зур югалту булды. Сәнгатебезнең югалту табышлары турында сүз чыккач, тагын шуны да әйтәсе килә. Мәсәлән, төрки халыкларның һәммәсендә дә үзләренә хас милли уен кораллары бар. Минем татар җырларында телгә алынган саз турында әйтәсем килә. Казахның, төрекнең, кыргызның, үзбәкнең, төрекмәннең, әзербәйҗанның, ногайның, кумыкның, хәттә алтмыш ел гөрбәтлектә булган кырым татарларының да үз сазлары бар. Ә без төрек сазы белән сәхнәбезне бизибез. Татарның гармуны бар бит, диярсез. Гармун бит безгә читтән кергән, ә татарның гомер бакый үз сазы, гөсләләре булган. Кечкенә генә бер мастерской төзи алсак, бу безнең өчен зур җиңү булыр иде. Ә бит бүген безнең бү өлкәдә һөнәрчеләребез бар.

Үзебезнең сәнгатъ университетыбыз булса да, режиссерларыбыз юк, ә булганнарын куып таратып бетерделәр. Бервакыт телевидениедән җырчы егетнең концертын күрсәттеләр. Бер үк җыр концерт барышында ике мәртәбә яңгырады. Режиссерның татар җырларында бөтенләй дә гаме юк дигән сүз бит бу! Җырчылар белән бөтенләй эшләмиләр, ни киемен, ни чәч-башын карамыйлар. Элегрәк телевидение режиссерлары барысын да энә күзеннән үткәрә торган иделәр… Телевидениедә татарны ямьсез күрсәтү сәясәте барамы, әллә инде аңгыралыкмы, андагыларның белемсезлегеме? Бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый.

Җыеп әйткәндә, шырдый-бырдый китте. Милләт мәсьәләләрен кайгырту бөтенләй бетте. Концерт алып баручыларына игътибар итегез әле, безгә урыс өлгесен тәкъдим итәләр бит. Гел бер-берсе белән талашып, төрткәләшеп, бер-берсе белән килешә алмыйча ризасызлыкны алга сөрү бара. Ә безнең халкыбыз гомер-гомергә әдәпле, инсафлы булды. Халкыбызның бер милләткә дә тәтемәгән, Нәкый Исәнбәт төзеп калдырган макәлләр өч томлыгы, фольклорчы галимнәребез җыеп, безгә мирас итеп кулыбызга тоттырган 12 томлык халык авыз иҗаты җыентыгы бар. Ә безнең башларыбыз һаман Мәскәүгә каерылган. Аларның иң ямьсез өлгеләрен үрнәк итеп алырга ашкынып торабыз. Борынгы тарихы булган, бөек рухи, мәдәни мираска ия булган татарны түбәнсетеп, мыскыл итеп, бетүгә дучар булган халык итеп күрсәтергә тырышабыз. Һәм әле шушы программалар өчен ел саен Мәскәү тарафыннан мактау кагәзләре, медальләр алабыз. Әллә Мәскәү моны аңламый дип уйлыйсызмы? Үзебезнең маңкорт татарларыбыз кулы белән рухи дөньябызны җимерәбез.

Без дәшмибез, сәбәбе шушы эшкә җаваплы кешеләр байлык туплау белән, җылы урыннарын саклау белән мәшгуль. Ә халык чарасызлыктан дәшми, хакыйкый фикер бүген ялганга алыштырылды, икейөзлелек.

— Кырымда хәзер зур үзгәрешләр. “Сөембикә варислары”н бәлкем Казанда оештырырсыз. Башкалабыз төрки халыкларны кабул итәргә җыена бит…

— “Сөембикә варислары” 1999 елдан бирле үткәрелә. Башта ел саен барды, берара үткәрелмичә торды. Соңгы тапкыр 2010 елда оештырдык. 1миллион сум шәхси акчамны салырга туры килде (ун ел буена сатылмый торган күчемсез милегем бар иде, шуны саттым). Чит илдә фестиваль оештыру — бик чыгымлы проект. Фестиваль тукталмасын, бетмәсен, дидем. Ике тапкыр Казанга җыеп, лауреат балалар катнашында концертлар уздырдым. Чыгымнарын да үзем кутәрдем. Әле хәзер дә Сөембикә варисларының иң талантлыларын Казанга җыярга теләгем юк түгел. Бәлки ул фестиваль дип тә аталмас, концерт форматында оештырып булыр бәлки.

— Татарстан Президентының карары да чыкты бит ике якта дуслыкны арттыру җәһәтеннән…

— Бирсен Ходай! Бик яхшы, ләкин болар сүздә генә калмасын иде.

— Гөлзада ханым, халыкара “Сөембикә варислары” проектын уздырырга ярдәм итүчеләр бармы соң?

— Заманында йөзләгән җиргә хат яздым. Шул вакытта бер рус кешесе кесәсеннән мең тәңкә акча чыгарып бирде. 2003 елда Украинада яшәүче Ринат Әхмәтов дигән эшмәкәр матди ярдәме аркасында фестиваль өзелми калды.

— Соңгы араларда Кырым татарлары темасы тагын көнүзәк мәсьәләгә әйләнде бит әле…

— Менә нәкь шушы «Сөембикә варислары” халыкара проекты Татарстан белән Кырым арасына күпер салган иде. Шуннан соң безгә Кырымнан сәнгать кешеләре, эшмәкәрләр килә башлады. Кырымда Татарстан мәдәнияты көннәре узды. Кырым татар театры Казанга килеп, төрки халыклар фестивалендә катнашып лауреат булды. Без бит бер халык, динебез, телебез бер. Ханнарыбыз да Кырымнан булган. Ни кызганыч, кырым татарлары белән якыная алмадык.

— Күптән түгел генә Кырымга сәяхәт кылдыгыз…

— Дәүләт җитәкчеләре, депутатлар, сәнгать эшлеклеләре белән барган идем. Шушы авыр мизгелдә без үзебезнең кырым татарларыбызга ничек ярдәм итә алабыз, дигән миссия белән бардык. Анда эчкерсез очрашулар узды. Киңәш бирергә бармадык, алар үзләре дә акыллы. Алар да Татарстанның ярдәменә өметләнәләр. Кырым татарлары менә шушы “Сөембикә варислары” фестивален яңадан торгызуыбызны телиләр. Татарстанга карата мөнәсәбәтләре искиткеч җылы. Шушы авыр мизгел безнең өчен зур сынау һәм ул безне берләштерүдә ярдәмче булсын иде.

— Кырымдагы дусларыгыз белән аралашып торасыздыр?

— Җитмеш ел буе Россия аларга ярдәм итмәде, шуңа күрә ул дәүләткә ышанычлары юк. Россияга кушылудан куркалар. Бөтен хыяллары үзләренең автономиясен төзү. Алар 1944 елгы сөрелүгә (депортациягә) кадәр булган автономияне торгызырга өмет итәләр. Тарихтан беләбез: элегрәк аларның хокуклары күбрәк булган. Мәскәү, әлбәттә, кайбер нәрсәләрне вәгъдә дә итә, әмма аларга тулысынча реабилитация кирәк. Мәскәү аларны акласа, алар шунда ук Россиягә кушылырлар иде. Мәсхәрәләнгән халык сыйфатында гомер итәселәре килми аларның. Бөтен бер халык сатлыкҗан була алмый. Бөек Ватан сугышы елларында руслар армиясе белән немец ягына күчкән, ә алар сатлык түгелмени?

— Туган җирләренә кайткач, кырым татаралры егерме ел эчендә генә дә зур алгарыш кичерде…

— Кардәшләребез бөек мәдәнияткә ия халык. Ничә еллар горбәтлектә булсалар да, үз телен, үз динен саклап кала алган кыю халык. Кырым татар балалары безнең фестивальдә катнашканда, мин алардан үрнәк алам. Фестивальне ясавымның максаты да — безнекеләрне кырым балалары белән аралаштыру иде. Аларның үз-үзләрен тотышы, киемнәре, сәнгате нинди? Кырым татарларының җырлары да бөтенесе Ана, Ватан, Туган җир турында. Бездә бит бүгенге көндә ватан турында җырлаган кеше дә юк, ул турыда уйлап та бирмиләр! Ватан турында җырламаган балада горурлык була димени? Бездә, гомумән, горурлык сыйфаты югала бара. Каһарманлыкны әйтеп торасы да юк. Җитәкчеләребезгә дә татарның бөтенләй бетүе кирәк микән? Шәхсән үземне каһарман җырчы дип саныйм. Бүгенге сәхнәдәгеләр белән беррәттән чыгып та җырлый алмыйм, чөнки форматка туры килмим. Һәрхәлдә, шулай аңлаталар, үзем дә шулай уйлыйм.


 Мөршидә КЫЯМОВА
http://intertat.ru/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение