События

Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли 19.01.2017

Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли

Агымдагы елның беренче ае татар язучыларының юбилей даталарына бай булды. Шул уңайдан, район балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә китап укучыларга Р. Корбан (60 яшь) һәм Н. Каштан (75 яшь) иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә.

18 гыйнварда тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар язучы Рафис Корбан иҗатына багышланган әдәби сәяхәттә катнашты. Аның балалар өчен язылган күп санлы шигырьләре, табышмаклары кызыктыргыч матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапларга туплап бирелгән. Барлыгы 20дән артык китап авторы булган Рафис Корбан нәни укучыларыбызның яраткан язучысы.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение