Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
«Җомга көн кич белән» Симетбашта
“Җомга көн кич белән” иҗат концертларын яңа елда Яңа Кишет авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Узган җомгада Симетбаш авылы мәдәният йортында гади, әмма искиткеч җылы, матур концерт булды. Мин анда күңелемә рәхәтлек, үземә рухи азык алып кайттым.
Концерт программасы үзенчәлекле итеп төзелгән иде. Әби (Кышкар клубы җитәкчесе Ләйсән Шәфигуллина) оныгының (Рәсим Йосыпов) сорауларына җавап эзләп, авыллар тарихын барлый, алар белән бәйле риваятьләрне искә төшерә. Әби белән оныкның нәкъ менә тормышта, өйдә өстәл артындагы кебек аралашулары сәхнәдә барган тамашага җылылык, ямь өстәде.
Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән авыллар тарихлары бөтенләй үзенчәлекле, риваятьләргә бай. Шуларның берсе – бишеге белән агачка элеп ташлап калдырылган яшь бала тарихы. Фольклор күренеш вакытында шушы вакыйганы тасвирладылар да. Дөрес, бу хакта беренче ишеткәннәр өчен башта ул бик аңлашылып бетмәде. Уеннан соң кайтырга кузгалган авыл кызларын бала тавышы туктата. Кемдер калдырып киткән баланы кызларның берсе тәвәккәлләп үзенә ала. Шуның белән әлеге күренеш тәмамлана. Нәрсә булды бу?
Безгә җавап табарга мең дә берне беләсе килгән онык ярдәм итте. Әбисенә биргән сораулары, җаваплар аша концерт ахырына бу бала турында күп нәрсә ишетергә өлгердек. Әмма ул ахырга кадәр тамашага серлелек өстәп торды, аның өчен концертны ахырына кадәр карарга кирәк иде. Кыскача гына әйткәндә, әлеге баланың әнисе шушы авылдан булган, шунда гомер иткән. Кем икәнен дә белгәннәр, тик сабыйны (малай) ташлап калдырган җирдән алып киткән кыз үстергән, чын кеше итеп тәрбияләгән. Аның балалары, оныклары, оныкчыклары да үзләреннән соң якты эз калдыра торган яхшы кешеләр булган.
Әби тарих “тәгәрмәче” эзеннән атлаганда авылларның зыялы кешеләрен дә искә алырга онытмады. Ә алар биредә бик күп. Артист дисеңме, танылган шәхесме, мәрхәмәтле иганәчеме – барысы да бар. Ә җырга, биюгә оста үзешчәннәре турында әйтеп тә торасы юк. Бөтенесе бу төбәккә җыелган диярсең. Бер–бер артлы сәхнәгә чыгып кына тордылар.
Концертны сәхнә ветераны Фарух Хәйретдинов “Кышкы романс” белән башлап җибәрде һәм дилбегәне яшьләргә бирде. Радик Хәйретдинов, Гүзәл Әхмәтгалиева, Рөстәм Хәбибуллин, Зөлфирә Сәләхиева, Гүзәл һәм Ришат Гайфуллиннар, Ләйлә Арсланова, Рәнис Хәйруллин чыгышларын тамашачы көчле алкышлар белән кабул итте. Ринат Галәветдинов башкаруындагы ялгыз бию дә авылдашларына ошады. Кызларның биюләрен дә яраттылар. Туган авылларына багышланган шигырьләр дә яңгырады.
Яңа Кишет китапханәсе җитәкчесе Надия Йосыпованы үз эшенең остасы буларак белә идем. Ә менә җырлавын беренче тапкыр ишеттем. Ул “Төшләремә керә балан” дигән җырын бөтен йөрәген биреп, хисләнеп, шундый моңлы итеп башкарды, күңелем белән җыр эчендәге дөньяда гизгәндәй булдым.
Илнур Шакиров “Тукта, вакыт” дигән җыры белән чыгышларга да нокта куярга теләде булса кирәк. Тик кайда ул, тамаша кыза гына барды. Мөнирә Сафинаның картлар йортында яшәргә теләмичә качып киткән, ачтан тилмереп төрле җирдә кунып йөрүче, шунда да үзен шушы ачы тормышка дучар иткән улы турында кайгыртучы ана турындагы “Ана монологы”н тамашачы тын да алмый тыңлады. “Кеше йөз корбан чалса да, җәннәткә керә алмас, чөнки җәннәт әниләрнең аяк астында”, – диде ана өзгәләнеп. Аннан Илшат Гыйлаҗев җырын сузды, Марсель Ибраһимов баянда татар халык көйләрен өздерде.
Концертның иң “тәмле” җире иң ахырга калган иде. Авылдашлары каршында бәйрәм кунагы “Салават” җыр театры артисты Иске Кишеттә туып– үскән Ядкәр Хәбибуллин чыгыш ясады.
Гөлсинә Зәкиева
Арча Хәбәрләре