События

Наласада район күләмендә семинар узды 22.01.2017

Наласада район күләмендә семинар узды

”Милли мәктәп– югары мәктәп— әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булган шәхес тәрбияләү моделе”исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды.

20 нче гыйнвар көнне Арча районы Наласа урта гомуми белем мәктәбе базасында ”Милли мәктәп– югары мәктәп— әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булган шәхес тәрбияләү моделе” исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. Семинар кунакларын Наласа урта мәктәбеукучыларының милли уен кораллары ансамбле һәм бию коллективы каршы алды. Мәктәп директоры Мостафин Д.Ф. мәктәп һәм аның күрсәткечләре белән таныштырды. Башлангыч класс укытучылары тарафыннан оештырылган, экология елына багышланган “Ак болытлар, ак чәчәкләр– аклык, сафлык, чисталык” исемле экологик чара кунакларның күңеленә хуш килде.

Иртәнге чәйдән соң семинар ачык дәресләр белән дәвам итте. Кунаклар 6 нчы класста татар теленнән ( укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы), 7 нче класста татар әдәбиятыннан ( укытучысы Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы) ачык дәресләр карадылар. Дәресләр, заман таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр белән үткәрелде.

Семинарның икенче өлешендә татар теле укытучылары тарафыннан әзерләнгән “Бер очрашу – бер гомер” исеме астында авылдаш язучыларга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Очрашуга язучы Гүзәл Әдһәм, шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдиноваларның килүе ямь өстәде.

Кичәнең икенче өлешендә мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Нәҗметдинова Камиләнең Бөтенроссия “Илһам” бәйгесендә драматургия номинациясендә икенче урынга лаек булган “ Таң йолдызы-Таңсылу” драмасы буенча куелган спектакль күрсәтелде.

Семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Арча мәгариф бүлеге методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина һәм кунаклар семинар эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.



Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение