События

Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты 24.01.2017

Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт дип уйлыйм. Тик уйлау бер нәрсә, ә менә үзең шуның урынында булсаң…

Тәрбиячегә педагог кына түгел, психолог та, җырчы, биюче, кыскасы, артист та булырга кирәк. Бала күңелен яулау җиңел хезмәт түгел.

– Төрле һөнәрләр бар, тик минекенә җитми. Балалар белән эшләү – бәхет ул.  Әмма балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итәр өчен үзеңә дә аз гына булса да бала булырга кирәк, – диде узган атнада Арча сәнгать мәктәбендә узган   “Иң яхшы тәрбияче – 2017” бәйгесенең район турында (оештыручысы район мәгариф бүлеге – мәктәпкәчә белем буенча методист Алинә Мөхәммәтшина) Арчаның дүртенче балалар бакчасы тәрбиячесе Айзирә Галлямова.

Тәрбияче булып менә шундый үз һөнәренә гашыйк, балаларны үзләренеке кебек яраткан, шул ук вакытта бераз гына хыялыйрак та кешеләр генә эшли ала. Миңа балалар бакчаларында узган чараларда еш катнашырга туры килә. Мин анда, беренчедән, балаларның уеннарын күзәтсәм, икенче яктан бала белән тәмам бала булып беткән тәрбиячеләргә игътибар итәм. Һәм сокланам. Һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел бу. Ул – үзе бер талант.

Район бәйгесендә катнашучыларны сәламнәргә һәм уңышлар теләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов  та нәкъ менә шуңа басым ясады.

– Бүген бирегә районның иң гүзәл, иң булган, иң тәҗрибәле тәрбиячеләре җыелган, – диде ул. – Сез барыгыз да җиңүче. Эшегездән тәм һәм ямь табасыз.   Бәйге хезмәтегезнең бер өлеше генә. Сез киләчәгебезне тәрбиялисез.

– Иң мөһиме, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнаша, һөнәри осталыкларын күрсәтә алырлык тәрбиячеләребез бар. Без сезнең белән горурланабыз, – диде аңа кушылып район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Бу көнне унөч тәрбияченең һәрберсе һөнәри югарылыкта чыгыш ясады. Шушмабаштан Суфия Нигъмәтҗанова, Пөшәңгәрдән Лилия Нигъмәтҗанова шигырь юллары белән үзләре, хезмәтләре турында сөйләде. Ошады. Үзенчәлекле. Унынчы балалар бакчасыннан Эльмира Фатыйхова театр дөньясына алып кереп китте, сигезенче балалар бакчасыннан Гөлшат Гарифҗанова мультфильм героена интерью бирде, беренче балалар бакчасыннан Ландыш Сәйфуллина балалар белән бергә “Сертотмас үрдәк” әкиятен искә төшерде, Божадан Резеда Сабирова юл хәрәкәте кагыйдәләренә тукталды, тугызынчы балалар бакчасыннан Гүзәлия Хәйретдинова әкият дөньясына сәяхәткә юл алды, тәрбия процессында хатха–йога элементлары куллануы турында кызыклы итеп сөйләде һәм башкалар.

– Йөрәгемнең бар җылысын мин, балалар, сезгә таратам, – диде Яңа Кенәрдән Рамилә Мортазина.

Бу сүзләр, минемчә, тәрбиячеләрнең барысына да кагыла. Аларга без киләчәктә дә хезмәт уңышлары телибез. Ә бәйге булгач, җиңүчеләре дә билгеләнә.  “Иң яхшы тәрбияче – 2017” бәйгесенең район турында беренче урынна сигезенче балалар бакчасыннан Гөлшат Гарифҗанова яулады, Икенче урында тугызынчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Хәйретдинова, өченче – икенче балалар бакчасыннан Алсу Ибраһимова.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение