События

Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды 26.01.2017

Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды

Кичә “Казан арты” музеенда Укытучы исемен горур йөртүче, кайнап торган мәктәп тормышы төшләренә кереп йөдәткән, күңеле белән мәңгелек яшьлек илендә калган, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк райондашыбыз, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхат Гани улы Зыятовның 70 яшьлек юбилее узды.

Фәрхат абыйны районда белмәүчеләр сирәктер, һәрхәлдә үзен күреп белмәсәләр дә, аның турында ишеткәннәре бардыр. Нинди райондашлар гына, Татарстанның шактый районында (тамадалык эшчәнлеге буенча), хәтта Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез дә белә аны. 2014 елда “Балкыш” фестивале җиңүчесе буларак Мәскәү татарлары белән очрашып, аларга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, үзе тарафыннан тупланган истәлекләре белән шаккатырып кайтты ул.

Фәрхат Зыятов Чиканас егете. Балачагы, егет еллары шунда узса, гаилә коргач ул күрше Өчиледә урнаша һәм гомере буе Өчиле мәктәбендә балаларга ана теленә мәхәббәт тәрбияли. Бүген чыгыш ясаган һәр коллегасы Фәрхат абый кебек укытучының республика күләмендә дә бармак белән генә санарлык булуы хакында ишарәләде. Шулай булмаса, моннан 20 еллар чамасы элек районда атказанган дәрәҗәсе алган тел укытучылары арасында бердәнбер булмас иде.

Бу дәрәҗәне алу очраклы хәл түгелдер. Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлап. Тукайның бабасы яшәгән авылда укыт та, ул сулаган һаваларны сулап, ул эчкән суларны эч тә, атказанган булма, имеш. “Мин үземне Кырлай малае дип саныйм, ләкин мин Чиканастан”, — дип шаяртырга ярата ул. Чөнки әнисе Кырлай кызы, Чиканаска килен булып төшкән. Фәрхат абыйның күп каникуллары Кырлай белән бәйле истәлекләргә бай. “Әнинең үскән йорты “су анасы” яшәгән инеш янында иде, әни бала чагында су анасының чәчен тарап йөргән”, — дип сөйләп китә. Яшьтән җор телле булса да Фәрхатнең яшьлек хыялларында табиб буласы килү теләге көчле була. Ике сугыш кичкән әтисе улының бу теләгенә каршы мисал китерә: “Улым, мин фронтларда никадәр кан, күз яше күрдем, син дә шул кан, күз яше арасына керерсеңмени?” Улының үзенә уйларга калдырган фикере үтемле була атаның, егет рухына якын юлны — әдәбият дөньясын сайлый. Моңа Өчиледә укыткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мөхәммәтгалиеваның да, Яңа Кырлайдагы укытучысы Гомәр Яруллинның да йогынтысы көчле була, алар укытучылык сәләте ташып торган егеткә юл күрсәтә. “Кырлай мәктәбенә язучылар күп килә, алар каршында сөйләргә Гомәр абый миңа шуларның берәр әсәреннән өзек, я шигырьләрен бирә. Бервакыт үзенә охшатып сөйләгәч Сибгать Хәким, “Энем, син мине зурлап сөйләдеңме моны, хурлапмы?” — дигән иде”, — дип тормышның кызык мизгелләрен искә төшерергә ярата ул. Җор теллелеге, җырга, нәфис сүзгә осталыгы, зиһененең компьютердай күп сыйдырышлылыгы Фәрхат абыйга аудитория каршында берничә сәгать чыгыш ясарга ярдәм итә. Котларга килгән коллегасы (ул да лаеклы ялдагы укытучы) Рәмзия Хәмидуллина аның бервакыт 600 кешеле клубта ут сүнгәч ярты сәгать караңгы залда тамашачы алдында чыгыш ясавын сөйли. “Концерт беткәч кемнәр катнашканын белүче булмады, һәркем Фәрхат абый турында гына сөйли иде”, — ди.

Бүген юбилярны котларга килүчеләр күп булды. Һәммәсе изге теләк теләде, кемдер шигырь укыды, кемдер җыр бүләк итте. Район башлыгының, район ветераннар советының, мәдәният, мәгариф идарәсенең һ.б. Рәхмәт хатларына да ия булды мөгаллим. Ә иң зур бүләкне аңа район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов ясады — аның “бүләге” — Зыятовларның Төркиядә яшәүче уллары Фәниснең кайтып төшүе ата-ананың күзләрен яшьләндерде. Нинди куанычлы көтелмәгән сюрприз!

38 укучысы Фәрхат абый юлын сайлап балалар күңеленә милли орлыклар сибүдә зур хезмәт куя, арада инде лаеклы ялда булучылары да бар. Үзе дә Укытучылар династиясенең атасы — хатыны Мәрьям апа озак еллар Өчиледә рус теле һәм әдәбияты укыткан, улы Айрат (урыны җәннәттә булсын), килене Дилбәр, Төркиядә яшәүче килене Бану укытучылар, оныклары Дилә белән Илгиз Арча педагогия көллиятендә белем ала. Фәрхәт абый бүген дә мәгариф, мәдәният идарәсенең, район Үзәк китапханәсенең киңәшчесе, ярдәмчесе, идеяләр бирүчесе. Бүген чыгыш ясаган һәркем аның ярдәмчеллегенә рәхмәт укыды. Чыннан да, Фәрхат абый кайда гына булмасын, берәр куплет шигырь сөйләп я тормыштан берәр күңелле хәл сөйләп булса да кәефне күтәреп җибәрә. Кешеләргә озак вакыт шулай шатлык өләшеп яшә әле, Фәрхат абый!

Розалия Зиннәтова


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение