События

Арчада студентлар бәйрәм итте 25.01.2017

Арчада студентлар бәйрәм итте

25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне (Татьянин день) билгеләп үтелә. Иң беренче чиратта барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлап, аларга теләкләрнең бары тик изгеләрен генә җиткерәсе килә.

Студент ул энергияле, актив, фантазиягә бай, акыллы, кыскасы, һәр яктан килгән егет һәм кыз, илебезнең киләчәккә өмете. Мин аларны менә шулай күз алдына китерәм. Алар булган җирдә һәрвакыт яшьлек дәрте ташып тора.Үзләренең бәйрәмнәрен дә алар үзенчәлекле итеп уздыра.

– Россиянең барлык төбәкләрендә бүген “Тормышта спорт белән” дигән девиз белән спорт бәйрәмнәре, флэш–моблар үткәрелә, – диде социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы җитәкчесе Руслан Галәветдинов. – Максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районда спортны популярлаштыру, халыкның физкультура–спорт активлыгы дәрәҗәсен үстерү.

– Шул уңайдан без “Бердәм Россия” сәяси партиясе Арча җирле бүлекчәсенең “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы, Динар Фәйзиев җитәкчелегендәге “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) үзәге белән берлектә “Тормышта спорт белән” дигән спорт бәйрәме оештырырга булдык, – дип сүзгә кушылды район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин.

Арча стадионының тренажерлар залында үткәрелгән бу бәйрәмдә социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы, агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы, гуманитар–техник техникум студентларыннан торган өч команда катнашты. Аларны “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, Нил Нигъмәтуллин, Руслан Галәветдинов сәламләде.

Егетләр 16 килограммлы гер күтәрүдә көчләрен сынадылар, яткан килеш идәннән күтәрелделәр, скакалкада сикерделәр һәм башкалар.

Ярышлар гер күтәрүдән башланды. Беренче булып көчен сынарга чыккан гуманитар–техник техникумнан Максим Федотов герне 27 тапкыр күтәрде. Аннан егетләр кызганнан–кызды. Агросәнәгать көллиятенең Арча филиалыннан Адель Камалиев бу санны – 53кә, социаль белем бирү академиясенең Арча филиалыннан ябык кына гәүдәле, озын буйлы Раил Сәгыйтов 54кә җиткерде. Техникумнан Адель Галимҗанов барын да уздырды, 62 тапкыр күтәрде. Шушы ук уку йортыннан Далер Сиротджитдиновка аны куып җитү өчен ике генә ыргым җитмәде.

– Мин бокс белән шөгыльләнәм. Тренерым Марат Галиев, – диде Адель. – Ике тапкыр Татарстан беренчелегендә өченче урынны алдым, Айрат Хамматов турнирында (спорт остасы исемен алу өчен көрәш) икенче булдым.

Скакалкада сикергәннәрен дә сокланып карап тордым. Бауга күз иярми. Башка ярышларга да егетләр яхшы әзерләнгән иде. Судья Ленар Заһидуллин минем белән килешер дип уйлыйм.

Ә беренче урынны гуманитар–техник техникум командасы яулады. Агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы студентлары – икенче, социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы егетләре өченче булды.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение