События

Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара 27.01.2017

Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара

Бу минутларда Урта Пошалымда «Пошалым чаналары-2017» фестиваль-бәйгесе бара.  2004 елдапн башлап ике ел саен уздырылучы конкурска быел 40 тан артык үзешчән җырчы катнашырга теләк белдергән.

Конкурсантлар бүген жюри алдында «Әллүки» җырын акапелла башкарып, бер ретро һәм бер эстрада  җыры белән чыгыш ясый. Җиңүчеләр иртәгә Арча Мәдәният йортындагы концерт вакытында билгеле булачак.

Ә бүген Пошалымда бәйрәм! Теләсәң, концерт кара, теләсәң, урамда җигүле атларда йөр, спорт уеннарында катнаш, кайнар чәй, коймак, шашлыклар белән сыйлан! Ә кич Пошалым Мәдәният йортында конкурста сайлап алынган үзешчәннәр һәм жюри составындагы профессиональ артистлар катнашында зур концерт булачак. Рәхим итегез!


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение