События

Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды 28.01.2017

Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды

26 нчы январь көнне Арча 3 нче номерлы мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары “Дус булып яшик” исемле дуслык дәресендә катнаштылар.

Дуслык -иң әһәмиятле темаларның берсе, бигрәк тә мәктәптә уку чорында. Дуслык, татулык балаларны берләштерә, аларның уртак эшләре барлыкка килә, бер-берсенә булышу , шатлык һәм күңелсезлекләрне уртаклашу теләге туа. Бердәм, тату коллективта булганда гына баланың мәктәпкә барасы килеп тора.

“Нәрсә ул дуслык?”, “Якын дус нинди була?” кебек сорауларга җавап эзләү, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү максатыннан оештырылган бу дәрес берничә этапта узды. Укучылар үзләренең иң якын дуслары турында сөйләделәр, аларның уңай сыйфатларын санадылар, тренингта, әдәби викторинада катнаштылар. Шулай ук, балалар үзләренең кәгазьгә төшергән кул рәсеменә сыйныфташларына булган теләкләрен язып, йөрәк формасында ясалган конвертка салдылар. Бу “тылсымлы йөрәк” не 9 нчы сыйныфны бетергән вакытта гына ачарга булдылар һәм укытучылары Диляра Магсумовнага тапшырдылар. 5 нче сыйныфлар китапханәдән шундый җылы, дустанә мөнәсәбәттә таралыштылар. Бердәм, дус һәм тату булуга ни җитә!

Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение