События

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты 01.02.2017

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты

Шекә башлангыч мәктәбендә зур чара узды. Сүзем — очрашу кичәсе- нең инициаторы, олы кунагы, якташыбыз, авылыбызның җырчы сандугачы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья Төрки хатын-кызлар берләшмәсенең президиум әгъзасы, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сөембикә варислары” төрки-татар фестивален оештыручы, ”Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе — Гөлзадә Сафиуллина турында.

Очрашу кичәсендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вәзих улы катнаштылар.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев “Әгәр авылыбыздан күренекле кешеләр чыккан икән, без барыбыз да авыл китапханәсенә, мәктәпкә, мәдәният учагына бурычлыбыз. Милли рухыбызның нигезе авылда,” – дигән иде. Чыннан да, сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләүче зәңгәр чишмәләр җыры, тын табигать шавы кемнең генә күңел кылларын тибрәтми икән…

Нинди генә гүзәл шәһәрдә яшәп хозурлансак та, туган як туфрагын, үз сукмагыбыз, үз кырларыбыз якынлыгын берни дә алыштыра алмастыр, мөгаен. Менә шушы авылыбыз табигате белән бәйле матур сүзләргә битараф булмаган Гөлзадә апабыз, 2004 елда яңа мәктәп бинасы салынып, искергән клубыбыз сүтелеп, мәктәпнең спорт залына күчерелүе сәбәпле, халыкның спортзалда концертлар вакытында шаулап тора, ишетелми, дигән сүзләрен истә тотып, авыл халкын яңа клублы итәргә ниятләнеп йөри. Шушы нияте һәм соравы белән авыл халкы белән берлектә хат язып, район башлыгы Илшат Гаптелфәрт улы Нуриевка мөрәҗәгать итте. “Халкыбыз тырыш, уңган, гомер-гомергә Шекәлеләр үзләренең тырышлыклары белән дан тотты. Авылыбызның тарихы да бик зур. Данлыклы галим, Нәкыш Бәндия тәррикате суфие Яхъя хәзрәт, аннан соңгы буыннарга указлы Кави мулла авыл халкына үрнәк булып гыйлем биргәннәр. Гомер-гомергә авылыбызда 7000 гә якын китабы булган китапханәбез һәм гөрләп торган клубыбыз булды.Торгынлык чорларында да 9 еллык мәктәп булып балаларыбызга белем алырга мөмкинлек булды. Авылыбызда бүгенге көндә 426 кеше яши, шуның 92 се балалар, 96 сы пенсионерлар, 238 е эш яшендәге кешеләр. Күргәнегезчә, авыл гөр килеп яшәп ята. Авылдашларым бу мөрәҗәгатемә лаеклы дип уйлыйм”, — дигән сүзләр бар хатта.

Гөлзада Сафиуллина үзенең чыгышын Шекә авылында туып-үскәннән башлап хәзерге көнгәчә үткәннәре белән бәйләп алып барды. Кичәдә чыгыш ясаган кече яшьтәге укучы балаларның талантларын күреп, “Сөембикә варислары” фестиваленә әзерләнергә тәкъдим итте. 2010 елда безнең мәктәпнең бер укучысына да “ Сөембикә варислары” фестивалендә катнашу насыйп булуы турында әйтеп үтте. Кечкенәдән бергә уйнап үскән сыйныфташы Хәертдинова Маһинур апа белән сәхнәдә очрашып, күрешеп, хатирәләре белән уртаклашулары тамашачы күңеленә хуш килде. Чыгыш ясаучыларга, теләкләрен җиткерүчеләргә, иң кызыклы сорау бирүчеләргә ул үзенең дискларын бүләк итте. Кичәне клуб мөдире Люция Абдуллина алып барды. Аны әзерләүдә һәм үткәрүдә мәктәп коллективы, клуб мөдире, китапханәче зур ярдәм иттеләр.

СССР да  Гөлзадә Сафиуллина чыгыш ясамаган бер генә төбәк тә юктыр. “Миңа кешеләргә җыр өләшү насыйп булды. Яратам мин халыкның үзе кебек борынгы һәм моңлы җырларын. Аларда халыкның күңеле, язмышы. Безнең халык бит ул сабый бала кебек аерата нечкә күңелле, нәзәкатьле, итәгатьле, пакъ, тырыш, искиткеч сабыр. Халык җырлары йөрәктән өзелеп төшкәннәр. Ата-бабаларыбыз аларны бүгенге көнгә кадәр саклап, безнең буынга китереп тапшырган. Без дә җыр- моңнарыбызны киләчәк буыннарга тапшыра алсак иде.”, — дип сөйли үзе турында Гөлзадә апа.У л һаман да яшь, җитез, матур, барысына да өлгерә. “Минем туктаганым юк, мин барам, барам гына түгел, чабам. Мин — чабыш аты. Ә чабыш аты туктамый, ул егыла гына. Ә минем кебекләр картаймый”, — ди якташыбыз. 2016 елның 8 сентябрендә аңа 70 яшь тулды. 5декабрьдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында ул үзенең юбилей кичәсен зурлап билгеләп үтте. Без дә аны олы бәйрәме белән котлап сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, туганнарының һәм дусларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп , озын-озак яшәвен, иҗат итүен телибез.

Очрашу кичәсе күтәренке рухта, күңелле үтте.Тамашачыларның күпләп җыелуы да моңа дәлил булып тора.

Рәзинә Әхмәтҗанова, Шекә авылы китапханәчесе.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение