События

Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән 05.02.2017

Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән

Кайбер җырчылар сәхнәгә шаулап килеп чыга да, бераз шау-гөр килеп алгач, тиз арада онытыла да башлый. Ә берәүләре, киресенчә, олы сәнгать ишегеннән тыйнак кына атлап керә дә, моң иленә булдыра алган кадәр үз өлешен кертергә тырышып, аңа гомер буе хезмәт итә. Шушы фидакарьлеге ахыр чиктә аңа абруй китерә һәм ул үз эшендә алыштыргысыз остага әйләнә.

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның иҗат юлы шушы фидакярлекнең ачык мисалы булып тора. Татар дәүләт җыр һәм бию ан­самблендә әйдәп баручы җырчы-солист буларак ул иң озак эшләүчеләрнең (35!) берсе булды.

Без Шамил белән Казан ­музыка училищесында укыган елларда ук танышып, гомер буе иҗади дуслыкта яшәдек. Шул елларда ук ул – җыр­чы, мин баянчы буларак, училищега якын гына булган радиокомитетка кереп җыр­лар яздыра идек. Шунысын да әйтергә кирәк, югары профессионаллардан торган худсовет без яздырган җыр­ларны «яраксыз»га чыгармыйча, гел радио фондына кабул итә килде.

1967 елда Шамил училищены тәмамлап (ул миннән бер курска алда укыды), Татар дәүләт филармониясендә җыр-бию ансамблендә эшли башлады. Ә бер елдан соң мин дә, юллама белән, филармониягә эшкә килдем. Эстрада бүлегендә эшләргә ниятләгән идем, әмма анда баянчы урыны булмаганлыктан, миңа җыр-бию ансамблендә эшләп торырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Шамил белән без тагын бергә туры килдек. Мәгълүм ки, ансамбльнең концерт программасы күмәк чыгышлардан тора. Ә инде аерым (соло) җырлау ул бик зур мәртәбә санала һәм бу бәхет бик сирәк җырчыга эләгә. Шамил исә иҗат юлының буеннан-буена шушы бәхеткә тиенгән җырчы булды. Мин ансамбльдә эшләгәндә, концертның беренче бүлегендә – Шамил, ә икенчесендә Таһир Якупов җырлый торган иде. Гастрольләрнең берсендә гомердә дә онытылмаслык хәл булды. Сәхнәгә чыгар алдыннан гына Шамил: «Әйдә бүген «Урман»ны җырлыйбыз, соль мажорда уйна», – диде. Мин тональностьның дөрес түгеллеген сиздем, ләкин аңлашып торырга вакыт калмаган иде инде. Җырлый башлауга ук Шамил дә ялгышын аңлады аңлавын, ләкин соң иде инде. Ул, ялгыш, югары – тенор тавышлы җырчылар тональностен әйткән икән, ә Шамил – баритон. Башка берәү булса, шып туктап, түбәнрәк уйнавымны сорар иде. Ә Шамил тирләп чыкса чыкты – сер бирмәде. Җырны тәки башкарып чыкты! Бу аның тавышының киң диапозонлы булуы һәм яхшы вокал мәктәбе үтүенә дәлил иде.

Ансамбльдә бер ел эшләгәч, мине эстрада бүлегенә, Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына күчерделәр. Шулай да Шамил белән иҗади элемтәләребез өзелмәде. Әйткәнемчә, ул бүгенгәчә дәвам итә. 2015 елда Мәдәният министрлыгы безне Кырымга, Симферополь белән Севастополь шәһәрләрендә узачак Сабан туйларында катнашып чыгыш ясарга җибәрде. Анда безнең белән, рәсми вәкил буларак, Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов та бар иде. Симферополь Сабан туе шәһәр читендәге паркта үтте. Севастопольнеке шәһәрдән ике-өч чакрымдагы урында – агачлар белән капланган таулар арасындагы бер аланлыкта уза икән. Анда электр уты да узмаган, димәк, көчәйткеч аппаратура да, микрофон да юк дигән сүз. Шунда мин, 74ен тутырган Шамил агабыз монда ничек кенә җырлар икән инде, дип уйлап куйдым. «Карт алаша буразна бозмый», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Шамилебез бер дә каушап калмады – табигый тавышы белән бөтен аланны яңгыратып, биш-алты җыр башкарды. Тамашачы аннан соң да тиз генә мәйданнан җибәрмәде әле үзен. Көчле алкышлар белән, кабат-кабат җыр­латты.

Хәбир Иштирәков җитәкчелегендәге Республика ветераннар советы 2012 елдан башлап үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның «Балкыш» дип аталган фестиваль-конкурсын үткәреп килә. Шамил шушы конкурсның рәисе вазифасын башкара. Мин дә шунда жюри әгъзасы. Фестиваль барышында җырчылар аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шамил, әл­бәттә инде, иренми, бик теләп киңәшләрен бирә. «Ул менә шулайрак башкарылырга тиеш», – дип җырлап та җибәргәли. Җыеп кына әйткәндә, ялык­маслар кавеменнән безнең Шамил. Әле бүген дә иҗат белән яши, халыкка хезмәт итә ул.


Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты.
Шәһри Казан

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение