События

Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул» 06.02.2017

Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул»

Олыгая барган саен, күңел дәфтәрен ешрак актарасың, хәтер сәхифәләрен яңартасың, шуларга таянып, алга таба гомер сөрәсең. Ә хатирәләр – бихисап.

Әле шушы көннәрдә генә эш бүлмәмә 76 яшен тутырып килүче Шамил абый Әхмәтҗанов килеп керде. Балачактан ук җырларын, моңын күңелемә сеңдергән Шамил абый. Ул үзе Арча районының Курса-Почмак авылы егете, минем якташым, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты. Бу инде минем үз гомеремдә Шамил абыйга карап икенче тапкыр соклануым. Беренчесе моннан күп еллар элек, Арча электричкасында Шамил абый белән ике өлкән абыем (Шамил Әхмәтҗановның чордашлары Марсель һәм Габделхәй) сөйләшеп торганда булды. Аның чит илләргә булган гастрольләре, Татарстан җыр һәм бию ансамбленең ничек алкышларга күмелүе турында мавыктыргыч итеп сөйләве әле дә күз алдымда. Яшүсмер малайның «чын артист» белән якыннан танышуы, аңа һәм сәнгать дөньясына соклану иде бу! Бүгенге очрашуыбыздан соң мине янәдән шул хисләр биләп алды.

Ул елларны татар радиосы тапшыруларын көтеп алабыз, чөнки авылларда күңел азыгы алырлык башка бер генә нәрсә дә юк. Нинди генә яңа җыр, спектакльләрдән өзекләр яңгырамасын, яңа җырчы җырламасын, барысы да нәзберек бала күңеленә сеңә. Нәкъ менә шул җырчы тавышына охшатып җырлыйсы, аның бөтен нечкәлекләренә, бормаларына, аһәңенә барып җитәсе килә. Миндә дә булды бу халәт. Ә җырчылар ул вакытта күп түгел, әмма аларның һәрберсе синең күңелеңдә үз урынын ала иде. Шамил Әхмәтҗановка охшатып җырларга тырышу, ул җырлаган җырларны өйрәнү теләге бик зур иде. Күпчелек ул халык җырларын, мәшһүр композиторларыбыз язган җырларны башкара. Менә хәзер үз үрем һәм тәҗрибәмнән чыгып, мин берникадәр остазым булган Шамил абыйга татар җыр сәнгатендә үз аһәңен булдырганы, бу юнәлештә дистәләгән еллар армый-талмый эшләп килүе өчен олуг рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ә ул башкарган җырлар бихисап: «Арча», «Бирәзә авылы көе», «Күгәрчен гөрлидер», «Зәңгәр күлмәк», «Өзелгән өмет», «Туган җиремә», «Туган авыл», «Бик сагынган чаклар була сине», «Казан кичләре», «Сорнай моңы», «Тамчылар тамар чаклар»…

Торгынлык заманнарында ук, дөньякүләм гастрольләрдә татар җырын яңгыратып, чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан, алкышларга күмелгән җырчыбыз ул Шамил абый. Ул чорда Татар җыр һәм бию ансамбле җырчылары Шамил Әхмәтҗанов, Таһир Якупов, Ания Туишева, Мөҗип Садыйков, Нәфисә Василова тамашачы алдында абруй казанган сәнгатьпәрвәрләр иде. Алар – татар җыр сәнгатенең йөзек кашлары, чын безнеңчә милли аһәңле җырчылар. Һәм алар арасында мин, ассызыклап, Шамил Әхмәтҗановны әйтер идем. Ул бүген дә 1967 елда башлаган иҗат юлын шушы данлы коллективта дәвам итеп, бар туплаган тәҗрибәсен яшь җырчыларга тапшыра. Шамил абыйга исәнлек-саулык теләп, безнең арада әле бик күп еллар иҗат итәргә насыйп булсын дигән теләктә, Мөдәррис Әгъләмовның шигъри юлларына тукталам:

… Без егылсак… Әнә шул хакта син
Уйла, эшлә, яшә!
Янәшәңдә кем юк димә,
Яшьләр янәшә.


 Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
http://shahrikazan.com/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение