События

Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы 04.02.2017

Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы

Бүгенге ярышларның нәтиҗәләрен күргәч, шулай дип әйтергә генә кала. Алдагы хәбәребездә без Яңа Кенәр хоккейчылары  Югары- Атыда Айрат Гыйльфанов истәлегенә узган турнирда җиңүләре турында хәбәр иткән идек. Сүз уңаеннан бу команда җанатарларының авылда эшләп килгән хоккей тренеры штаты бетерелүдән канәгатьсезлек белдерүләрен дә әйтеп китик. Бөтен ата-ананың да баласын 40 чакрымдагы Арчага йөртергә мөмкинлеге юк бит, дип гаҗәпләнә алар.

Яңа Кенәрдә спортка сәләтле балалар һәм аларны тәрбияләргә әзер остазлар бар. Менә әле күптән түгел генә «Арча» спорткомплексында төгәлләнгән волейбол ярышларында да бу авыл мәктәбенең кызлар командасы 1нче, ә егетләре 2нче урын яулады. Димәк, гомуми команда исәбе буенча алар тагын иң алдынгы. Дөрес егетләр арасында хәзер көндәшлек көчәйгән. Арчаның 2нче мәктәбендә дә менә дигән волейбол түгәрәге эшли башлаган. Ниһаять, быел алар кенәрләрне дә җиңүгә ирештеләр. 3нче урынны гаять киеренке уенда Курса-Почмак командасын отып Әтнәдән  килгән укучылар яулады. Турнирның тагын бер кунагы- Теләченең кызлар командасы шулай ук 2нче булды. Бронза медаль ут күршеләребез -Әтнә кызларында. Бүләкләрне районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев һәм яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов тапшырды.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение