События

Кәче — бай тарихлы авыл 03.02.2017

Кәче — бай тарихлы авыл

Узган атнада Кәче мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” иҗат концерты булды. Анда Кәче авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре катнашты.

Концерт тарих белән үрелеп барды. Нинди бай тарихлы икән бит бу төбәк. Кәче татарлары килеп урнашкан көннән алып бүгенгесенә кадәр күз алдына килеп басты.

Ял итәргә туктаган җирдән шушында төпләнеп калырга була алар. Юлны дәвам итәргә теләүчеләргә җавап әзер: “Алда салкын кыш. Балалар бар. Урнашырга кирәк”.

Авылның гына түгел, табигатьнең һәр почмагының үз тарихы бар биредә. Элек–электән килгән традицияләре дә сакланып калган. Шуларның берсен “Корбан чалу” күренешен тәкъдим итте кәчеләр.

– Бу сәхнәдән күрсәтү өчен генә эшләнгән әйбер түгел, чынлыкта да ел саен Сабантуйга бер атна калыр алдыннан зурлап үткәрелгән йола. Дин тыелган чорда да бетмәгән, яшертен булса да узган, – дип аңлатты Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров. – Хәсәншәех болынында үткәрелә ул. Билгеле бер урыны бар. Анда бик күп кеше җыела. Читләрдән дә кайталар. Халыктан җыелган акчага сарык- лар суялар, шунда ук учак ягып, казан асып ит пешерәләр. Аннан җыелышып ашыйлар. Балаларга конфетлар өләшәләр. Гыйбрәтле хәлләр турында сөйлиләр. Соңыннан корбан ашына дога кылалар. Бу йола хәвеф–хәтәрләрдән саклый, диләр. Ышанам, чөнки безнең төбәкнең моңарчы табигать һәлакәтләреннән зыян күргәне булмады.

Концертта яшьләр дә, өлкәннәр дә, укучылар да катнашты. Аналы–кызлы Хисмәтуллиналар чыгышы күңелле генә килеп чыкты.  Якты Көннән Гөлназ Ганиева чыгышы ошады. Динара Шәйдуллина “Пар канатлар” җырын тәкъдим итте. Өлкәннәрдән Гөлира Шәйдуллина, Фиргать Сабиров, яшьләрдән Альбина Нигъмәтҗанова һәм башкалар тамашачы алкышын яулады.

Кунак итеп Кәчедә туып–үскән, Арчада яшәүче Марсель Хәлилов чакырылган иде.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение