События

Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте 07.02.2017

Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте

4 февраль кичендә Ашытбаш мәдәният йортында эшләп килүче «Ак нур» драма коллективы вәгъдә иткәнчә, тамашачыларның күңеленә тагын да ак нур өстәп, кышкы салкын кичтә, күпме җылык, күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.

Кукмара районында яшәп иҗат итүче коллегабыз Рәмзия апа Хөсәинованың » Табылдык» спектакле һәркемнең күңеленә хуш килде. Моңсу гына башланып киткән спектакль кызганнан-кызды. Биюче яшь кызлар да ямь өстәде. 80-90 яшьлек әбиләр ролен башкарган( Алисә Сибагатуллина,Талия Сабитова, Әлфия Нигматзянова, Айгөл Файзрахмановалар )үз рольләрен җиренә җиткереп уйнадылар. Чын әбиләр диярсең! Чаганлы авылының киләчәге,өмете буласы Разия (Лилия Фалҗанова)белән Маннур (Ришат Галимзянов) да тамашачы мәхабәтен яулады. Шәфкать туташы ( Гөлгенә Абдуллаҗанова) Һәм кечкенә малай Әльбирт (Райнур Фәйзрахманов) та рольләрне оста итеп башкардылар. Тамашачыларның җылы итеп алкышлавы, рәхмәт сүзләре безгә тагын да матур итеп эшләргә,яңадан- яңа уңышларга ирешергә этәргеч бирә. Спектакльдә катнашкан барлык үзешчәннәребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә бергә кулга-кул тотынышып эшләрбез дигән теләктә калам.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение