События

Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты 09.02.2017

Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты

Узган ел районда бәйге үткәреп, иң яхшы төп йорт киленен барлаганнар иде. Быел авыл клуб учреждениеләре арасында “Авылым күрке – яшь гаилә” дигән өр–яңа бәйге игълан ителде. Аның беренче этабы старт алды да инде.

Нинди генә проектка тотынма, иң авыры башлап җибәрүчеләр җилкәсенә төшә. Чөнки карарга, өйрәнергә, үрнәк алырга мөмкинлек юк, үзеңә генә таянырга, көчеңә ышанырга гына кала. Шуңа беренче булып бәйге үткән Орнашбаш күпфункцияле мәдәни үзәккә бераз шикләнебрәк бардык. Нишләрләр? Тиешле дәрәҗәдә башкарып чыга алырлармы? Шигебез юкка булган. Бәйге барышында сокланып, рухи азык туплап, рәхәтләнеп ял итеп утырдык. Ә соңыннан күп итеп премия бирделәрмени, чараның уңышлы үтүенә чын күңелдән сөенеп кайттык.

Бәйге нигезләмәсе мәдәният хезмәткәрләре арасында кыенсыну тудырган. Авыл җирендә 35 яшькә кадәр булган яшь гаиләләрне каян табарга?  Булганнарын ничек сәхнәгә алып чыгарга? Ә шул вакытта Орнашбашта әнә нинди чара оештырганнар. Димәк…

– Бездә дә башта бик риза буласылары килмәгән иде. Соңга табарак үзләре катнашырга теләк белдергән башка гаиләләр дә барлыкка килде, – диде Утар–Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов.

Орнашбашта узган беренче “Авылым күрке – яшь гаилә” район бәйгесендә Югары Атыдан Зөһрә һәм Алмаз Габдрахмановлар, Орнашбаштан Филсинә һәм Айдар Хәсәновлар (ике пар да Утар Аты авыл җирлегеннән), Кылачыдан Зөһрә һәм Илфар Мөхәммәтгалиевлар (Урта Аты авыл җирлегеннән), Наласадан Чулпан һәм Рөстәм Сабировлар (Наласа авыл җирлегеннән) катнашты. Яшь парлар берсеннән–берсе кызыклы дүрт номинациядә “көч” сынашты.

Беренче булып үзләре белән таныштырдылар. Үзенчәлекле итеп. Өч гаиләнең бер–берсен белеп өлгерерлек тормыш тәҗрибәсе дә бар, алар икешәр бала үстерә. Ә менә Зөһрә һәм Илфар узган ел май аенда гына гаилә корган.

– Фәрештә түгел берәү дә, андый чакта дәшмибез, – дип Зөһрә һәм Алмаз тәҗрибәләре белән уртаклашса,  Зөһрә белән Илфар әле дә очрашкан вакытта кабынган хисләр дөньясында йөзә.

Бу урында Лев Толстойның сүзләре искә төшә. “Һәр бәхетле гаилә бер–берсенә ошаган, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез”.  Бу дүрт пар да бер–берләренә бер тамчы судай ошаган – алар бар да бәхетле.

Икенче номинация бераз катлаулырак. “Җаныбыз–нурлы, күңелебез–җырлы” дип атала. Монда сәнгатьтә осталык сорала. Бердәмлек тә, күмәклек тә, сәхнә костюмнары да, сәхнә культурасы да исәпкә алына. Һәркем җырчы да, биюче дә булып бетә алмый бит. Әмма әлеге парлар бу бәйгедә дә сынатмады. Бар да җырга оста булып чыктылар. Артистларың бер кырыйда торсын. Габдрахмановлар парлап җырлаганда Зөһрәнең ике сеңлесе бию белән чыгышны бизәде, Филсинә Хәсәнова җырын Айдарына багышлады, Зөһрә Мөхәммәтгалиева әнисе һәм кайнанасы белән сәхнәгә чыкты, Сабировлар чыгышы да искиткеч матур булды.

Гаилә традицияләре һәм ядкәрләре белән таныштыру бәйгесе аеруча күңелле килеп чыкты. Монда фантазияне дә эшкә җиккәннәр, туганнарын да сәхнәгә алып чыкканнар. Габдрахмановларның зур, тату гаиләсе белән бөтен сәхнә тулды. Зөһрәнең әтисе Фәнис Мостафин гармунын кулына алды, сеңелләре Венера, Фирүзә, Илүзә җырлады, Алмазның туганы Фәрит абый да кыңгыраулы гармунын тартты. Хәсәновлар ирләрне корбан гаетеннән каршы алу күренешен тәкъдим иттеләр. Мөхәммәтгалиевларның чыгышын тамашачы аеруча яратты. Аны Зөһрәнең кайнанасы Илсөянең әнисе һәм кайнанасы чыгуы, өлкәннәрнең үзләренә генә хас эчкерсезлек, беркатлылык белән сөйләүләре тулыландырды. Сабировлар кулларына буыннан–буынга күчеп килгән гармунны алып, көй–моң суздылар, аларга Рөстәмнең әтисе Мөнир Сабиров та кушылды.

“Кулларыннан гөлләр тама” бәйгесе парларның кул эшләренә осталыкларын күрсәтте. Бәлеш тә, өчпочмак та, кош теле дә, Айдар ясаган кошлар өчен җим савыты да өстәлдә урын алды. Айдар агач эше остасы булса, Рөстәм тимердән гөлләр “үстерә” икән.

Матур бәйге музыкаль номерлар белән тагын да тулыландырылды.

– Авыл ул эшли дә, җырлый да белә, дип яшь гаиләләр өчен бәйге оештырдык, – диде соңыннан район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Бар икән бит шундый күркәм яшь гаиләләр. Авыл җирендә гөрләтеп яшәп яталар. Бергә эшләгәндә җимеше дә була.

Бу көнне Габдрахмановлар гаиләсе иң күп балл җыйды. Әмма башкалар да җиңелмәде. Чөнки җиңүчеләр рейтинг нигезендә билгеләнә. Шуңа әлеге дүрт гаиләнең дә финал ярышына узу мөмкинлеге бар. Ул март башында үтәчәк. Бүләкләре дә яхшы.

Гөлсинә Зәкиева.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение