События

Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды 09.02.2017

Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды

8 февральдә Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы  Фәргат Сираҗетдинов 2016 елда эшләнгәннәргә хисап тотты. Шулай ук “Игенче” хуҗалыгы буенча да хисапчылар еллык эшкә анализ ясады.

Җыенга килүчеләрдән сораулар да күп булды. Нигездә клуб, су, юл мәсьәләсендә иде сораулар. Бу турыда тулырак итеп газетада язарбыз.

Соңыннан Түбән Мәтәскә мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин катнашынды Парламент дәресе булды.

Арча Хәбәрләре



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение