События

Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды 13.02.2017

Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды

10–12 нче февраль көннәрендә Сабада Республикакүләм XIV “Сәламәтлек” Спартакиадасы узды. Бу ярыш спорт белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйнады. Әлеге бәйгедә 21 район катнашты. Арча районыннан Дияровлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап, җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге ярышны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Уңыш” физультура – спорт җәмгыяте үткәрде. Бу гаиләне I дәрәҗә диплом, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.

Сыйныфташыбызның кайтуын көтеп алдык һәм аны сорауларга күмдек. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:

— Бу көнне безне тантаналы рәвештә каршы алдылар. Башта катнашкан районнарның исемлеген укып чыктылар. Сәгать 11 дә чаңгы ярышы башланды. Ярыш беткәч, нәтиҗә ясап, команданың гомуми баллын билгеләделәр. Безнең район беренче, 1 баллга гына калышып, Балтач районы икенче урынга чыкты. Иң авыры — дартс ярышы булды. Анда да баллар җыярга кирәк иде. Бу номинациядә без өченче урында идек. Беренче көннең ярышы шуның белән тәмамланды.

Икенче көнне үткәрелгән ярыш нәтиҗәләрен кушып, урыннар билгеләделәр. Без монда да алдыгы урыннарны бүтәннәргә бирмәдек. Саба һәм Буа районы бездән аз гына калышып бара иде.

Шуннан катнаш эстафета башланды. Беренче урынга чыкканнарны, иң соңгы итеп катнаштырдылар. Минем өлеш бу эстафетада хоккей клюшкасы белән теннис тубын алып барып капкага кертү иде. Әнинең өлешенә көянтә белән су күтәреп алып барып, эстафетаны әтигә тапшыру булды. Ә әтигә, хәтта, ат җигәргә туры килде. Ат кирләнсә дә, әти бу эшне уңышлы башкарып чыкты. Әлеге эстафетада һәрберебезнең тырышлыгы зур роль уйнады. Шулай җиңеп кайттык без. Мондый ярыш Россия күләмендә дә үткәреләсе. Анысына да ныклап әзерләнергә кирәк булыр.

— Илназ, туйдырмадымы сине бу чаңгы ярышлары?

Илназ: Юк бугай.

— Ә син ничә яшьтә чаңгыга басканыңны хәтерлисеңме?

Илназ: Әти белән әни мәктәптә укыганда йөри башлаган. Сеңлем Алиягә 5 яшь иде. Альмир энем 3 яшендә үк йөреп китте. Үземнең кайчан чаңгыга басканымны төгәл хәтерләмим дә.

— Ә кайчан чын-чынлап спорт белән “җенләнә” башладың?

Илназ: 4 нче сыйныфта укыганда әтинең балачак дусты Рәис Камалов Арчада чаңгы секциясенә йөрүче балалар белән шөгыльләнә башлады. Шунда башта мине, аннары сеңлемне илттеләр.

— Сезнең өйдә ничә пар чаңгы бар?

Алия: Абый белән миндә ике, ә калганнарыбызда бер пар чаңгы.

—Чаңгы шәп шусын өчен, аны гел майлап торырга кирәктер. Ул эшне гаиләгездә кем башкара?

Илнар абый: Элегрәк үзем майлый идем. Хәзер Илназ бу эшне бик оста башкара. Хәзер майламый торганнарын да чыгаралар.

— Күп ярышларда катнышып, призлы урыннар яулап алганыгызны беләбез. Ә менә кем кемне уздыра?

Алия: Абый, әлбәттә.1 алтын, 1 бронза һәм 8 көмеш медале бар инде аның.

— Иң хәтердә калган ярыш кайда булды?

Илназ: 2016 нчы елда Җәлил шәһәрендә. 2003 нче елгы малайлар арасында роллер буенча республикакүләм ярыш уздырылды. Анда II урынга лаек булдым. Бу минем генә җиңү түгел билгеле. Әлеге җиңүдә әтием Илнарның, әнием Гөлназның һәм тренерыбыз Рәис абыйның да өлеше зур.

  • Илнар абый, ә сез соңгы вакытта нинди ярышта катнаштыгыз.

— Кышкы палиатлон буенча призлы урын алдым. Районыбыз үткәргән бер ярыштан да читтә калганыбыз юк.

— Истә калган уңышсыз ярышларыгыз бармы?

Илназ: Бар, әлбәттә. Бу Чебоксарда булды. Минем өчен ул иң авыр ярыш иде, чөнки нәрсә генә булмады анда? Егылуы гына 5 тапкыр булгандыр…

— “Арбаңны кыштан, чаныңны җәйдән әзерлә” дигән мәкаль чаңгычыларга кагыламы?

Гөлназ апа: Минемчә, әйе. Чөнки җәйге әзерлекләрсез чаңгыга басу кыенрак.

— Әллә сез җәй көне дә чаңгыды чабасызмы?

Гөлназ апа: Әйе, тик тәгәрмәчле чаңгы – роллерда.

— Ә кышын әзерлек ничек?

Алия: Атнага 5 көн. 2 сәгатьттән дә кимрәк булганы юк.

— Илназ, сер булмаса, хыялыңны безнең белән дә уртаклаш әле.

Илназ: 8 нче классны тәмамлап, Ижевск шәһәрендә урнашкан “Биатлон мәктәбе” нә кереп китү турында хыялланам.

Гөлназ апа: Илназның теләге зурдан. Анда керер өчен конкурс та бик зур. Тырышырга кирәк, әлбәттә!

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Рүзәл Шәрипов, Арча икенче номерлы

урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение