![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Яңа Кенәрдә шахмат буенча республика ярышы булды
Бүген Яңа Кенәр балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр арасында шахмат буенча республика ярышы булды. Анда 10 районнан килгән 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк шахматчылар катнашты. Яңа Кенәр командасы өченче урынны яулады. Беренче ике урында Кукмара һәм Балтач районы яшь шахматчылары. Шунысы сөендерде, ярышта хезмәттәшебез Гөлшат Моратованың Арча укучылар сараенда шөгыльләнүче улы Динияр (бишенче сыйныф укучысы) шәхси беренчелектә икенче урынны алды.Арча Хәбәрләре