События

21 нче февраль Халыкара туган тел көне 21.02.2017

21 нче февраль Халыкара туган тел көне

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. 2017 нче елның 9 нчы февраленнән 21 нче февральгә кадәр районыбызның белем бирү учреждениеләрендә Халыкара туган тел айлыгы билгеләп үтелде. Бу ай өчен план кабул ителде. Планда билгеләнгән эшләрнең барысы да үтәлде.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение