События

Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште 21.02.2017

Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште

Республика башкаласында районнарның 30лап якташлык җәмгыяте исәпләнә. Бүген Актаныш, Буа сыман якташлык хәрәкәте бай тарихка ия районнар булган кебек, әле берләшеп кенә килүчеләр дә, андый уртак җәмгыятьтән мәхрүм райондашлар да юк түгел.
Татарстанда быел Якташлык җәмгыятьләренең Координация советы төзелде.

Бу хакта узган ел республика Муниципаль берәмлекләр советында үткәрелгән киңәшмәдә килешенгән иде. Әлеге Координация советын Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкләде. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Алексеевск районы якташлык җәмгыяте рәисе Валентина Липужина аның урынбасары итеп сайланды.

Минсәгыйть Шакиров фикеренчә, районнарның икътисади хәленә, алардагы халык санына карамастан, бүгенге бөтен якташлык җәмгыятьләре дә Координация советының тулы хокуклы әгъзасы булырга хаклы. Аларны Муниципаль берәмлекләр советы канаты астына җыюның максаты – якташлыклар арасында республика шәһәр-районнарының социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрен ныгытуга этәргеч бирү. Координация советына Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә оешкан якташлык җәмгыятьләрен дә әгъза итеп алу тәкъдим ителә. Төбәк оешмасы Татарстанның Мәскәүдәге якташлыгы белән дә хезмәттәшлек урнаштырырга ниятли. 2014 елда оешкан “Татарстан якташлыгы” Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килә. Аның рәисе – Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева.

Хөкүмәткә якынрак

Башкалада иң зур җәмгыятьләрнең берсе булган «Арча  якташлыгы» оешмасы җитәкчесе, К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов Координация советы төзелү якташлык җәмгыятьләрен үстерүдә мөһим адым дип саный. “Аның аша якташлык җәмгыятьләрен борчыган мәсьәләләрне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә мөмкинлек туа”, – дип, ул бу оешманы якташлык җәмгыятьләренә ярдәм буларак бәяли. Шулай ук тәҗрибә уртаклашудагы әһәмиятен искәртә, чөнки бүген якташлык җәмгыятьләре арасында юридик яктан иҗтимагый оешма булып теркәлмәгәннәре дә бихисап.

– Якташлык җәмгыятьләре район белән анда туып үскән кешеләр арасында элемтәләрне ныгыта. Якташлар эшкә урнашканда, төрле социаль проблемаларны хәл иткәндә булышырга тырыша. Без Тукай ягы – Арча төбәгеннән чыккан якташлар, район белән дә, үзара да аралашып яшәргә омтылабыз. Ике ел элек якташлыкның сайтын (arskland.ru) булдырдык, анда райондагы хәбәрләрне һәм Казандагы якташларның тормышын яктыртып барабыз.  Алдагы планнарыбыз – якташлар турында мәгълүмати база булдыру, якташлык җәмгыятендә яшьләр төркемен ачу, – ди Фәнис Мөсәгыйтов.

«Арча якташлыгы»н бишенче ел җитәкләгән Фәнис Мөсәгыйтов Казанда ел саен үткәрелүче “Якташлар очрашуы”н тагын да җанландырды. Концерт программасы, кул эшләре, китап күргәзмәләре тәкъдим ителгән ул очрашуда катнашырга теләүчеләрне хәзер бер көндә генә кабул итеп бетерү мөмкин түгел. Быелгы очрашу 6-7 апрельгә билгеләнгән. К.Тинчурин театрында узачак бәйрәмне Ф.Мөсәгыйтов дуслар кичәсе итеп үткәрергә, анда башка район һәм төбәкләрнең танылган шәхесләрен, сәнгать әһелләрен дә кунак итеп чакырырга тели.

Һәр район улларын, кызларын барларга тиеш

Казанга терәлеп үк торган Югары Ослан районының якташлык җәмгыяте оештырылуына бер-ике ел гына. Ул район хакимияте башлыгы Марат Зыятдинов тәкъдиме белән барлыкка килгән. Башкалага якын урнашу сәбәпле, районның күп кешесе Казанда эшли, яши. Район Башкарма комитеты рәисенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова сүзләренчә, якташлык җәмгыяте районнан чыккан шәхесләрне барларга мөмкинлек биргән.

Югары Ослан якташлык җәмгыяте рәисе, композитор Риф Гатауллин районга татар җанлы җитәкче килгәч, якташлык җәмгыяте оешуын, милли мәдәни тормышның җанлануын әйтә. “Электән безгә аралашу, элемтәләрне ныгыту җитмәде. Мин Югары Ослан районында туып үстем, әти чыгышы белән – Әтнәдән,  әни – Кайбычтан, ул районнар мине үзләренең улы итеп якын күрә. Югары Ослан районы да үзенең ул-кызларын барларга тиеш. Бүген без шуның белән мәшгуль”, – ди Риф Гатауллин. Координация советының бу очракта башка районнар белән тәҗрибә уртаклашу өчен файдалы булачагын ассызыклый композитор.

Хыяллар тормышка аша

Татарстанда якташлык җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып аксубайлылар үз газеталарын чыгара башлады. Ул рус, татар һәм чуаш телләрендә нәшер ителә. Югыйсә, Казанның Аксубай якташлыгы әле узган ел гына оешты.

“Без якташлык турында күптән хыялландык, – ди Аксубай якташлык җәмгыяте советы әгъзасы, “Идел” журналы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Радик Сабиров. – Ниһаять, үткән ел Казанда яшәүче аксубайлылар бер фикергә килеп, якташлык җәмгыятенә нигез салдык”. Җәмгыятьнең рәисе итеп элек “Мәгърифәт” газетасын җитәкләгән язучы һәм журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов сайланган.

– Студент чакта Казанда Актаныш, Буа кебек көчле якташлык җәмгыятьләренә карап соклана идем. Үземнең 2000 еллар башында Казанда укучы райондаш студентларны җыеп, Аксубайда бәйрәмчә зур очрашу оештырганым булды. Өлкәннәр өчен якташлык җәмгыятенә берләшү – җирсүне басу, ә яшьләр өчен аралашу, өлкән буын белән танышу, таяныч табу өчен кирәк, – ди Радик Сабиров.

Якташлык җәмгыяте оешкач, район белән элемтәләр ныгыган. Якташлар җәмгыяте көче белән быел Аксубайда галим Әнвәр Хәйри укулары республика күләмендә уздырылган. Шулай ук республика “Сәләт” үзәгенең бүлекчәсе ачылган.

Якташлык җәмгыятьләренең Координация советы ярты елга бер җыелып, көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышулар уздырыр дип планлаштырыла.

Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение