События

Иске Ашыт мәктәбендә Миләүшә Шәйхетдинованың иҗат кичәсе узды 22.02.2017

Иске Ашыт мәктәбендә Миләүшә Шәйхетдинованың иҗат кичәсе узды

Арча туфрагының, һавасының үзенчәлекле булуына һич шик юк. Татар дөньясына Мәрҗанине, Курсавины, Тукайны, Бәшировны, Мәһдиевне һ.б. талант ияләрен биргән җирнең уңдырышлылыгы кимеми. Печмәнтау авылында яшәп иҗат итүче Миләүшә Шәйхетдинова – әнә шундый дәвамчыларның берсе. 21нче февральдә Иске Ашыт төп мәктәбендә шагыйрәнең иҗат кичәсе үтте.

2000 нче елда Арча районы хакимияте карары нигезендә Миләүшә ханым “Районның иң яхшы шагыйрәсе” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2009 нчы елда Миләүшә Шәйхетдинова язган шигырьләрнең бер өлешен туплаган, “Чишмә юлы” дип исемләнгән китап дөнья күрә. “Чишмә юлы” китабы дүрт бүлектән тора. Биредә Миләүшә Шәйхетдинованың төрле елларда иҗат ителгән, күптөрле тематикага язылган шигырьләре тупланган.

2016нчы елда “Без бит-Арча яклары”Арча төбәге әдипләре иҗаты” дигән 3томлык китап дөнья күрде.Китаплар хрестоматия буларак тәкъдим ителә. Анда Миләүшә Шәйхетдинованың да шигырьләре урын алган.

Кичә Иске Ашыт төп мәктәбе укучылары, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә үтте. Анда укучылар Миләүшә апаларының шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны җырладылар.


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение