События

Арчада Бакый Урманчены искә алдылар 23.02.2017

Арчада Бакый Урманчены искә алдылар

Яңа Кырлай Г. Тукай музей—комплексында татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам – Бакый Идрис улы Урманченың тууына 120 тулу уңаеннан очрашу булды. Искә алу кичәсендә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты.

Казаннан кунаклар да кайтты. Алар: Бакый Урманченың улы Айдар Урманче, олуг рәссамның укучысы, рәссам, сынчы Әмир Загиров, шагыйр, җурналист, Г. Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, якташыбыз, бөек Тукаебызның туганы, журналист Риман Гыйлемханов. Бакый Урманчы Яңа Кырлайда музей—комплексын, Г. Тукай әсәрләрендәге геройларның сыннарын эшләгән вакытта урманчы булып хезмәт иткән Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нәҗип Җәләлиев та килгән иде.

Искә алу кичәсе эчтәлекле һәм дулкынландыргыч үтте. Олуг рәссамның улы һәм аны якыннан белүчеләр хатирәләре белән уртаклаштылар.

Олуг шәхесләр исән вакытта аралашып калырга, кадерләрен белергә кирәк, дигән фикергә килде күпләр. Бу турыда тулырак итеп район газетасында язарбыз.


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение