События

Кубок Әтнәгә китте 19.02.2017

Кубок Әтнәгә китте

18 февральдә “Арча” спорткомплексында “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол турниры узды.

Спортчыларны Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район волейбол федерациясе җитәкчесе, “Арча КСМы” ширкәте директоры Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.

Бәйгедә Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә районнарыннан 17 команда катнашты.

Көне буе барган кызыклы ярышларда Әтнә районының җыелма командасы җиңде һәм күчмә кубокка ия булды. Әтнә районының Күнгәр авылы спортчылары икенче, “Арча КСМы” өченче, Арчаның җыелма командасы дүртенче булды.

Дүрт урынны алган командалар, аларның уенчылары, иң яхшы уенчылар бүләкләр алды.


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение