События

Кзыл-Яр һәм Түбән Оры мәктәпләрендә патриотик тәрбия айлыгы узды 24.02.2017

Кзыл-Яр һәм Түбән Оры мәктәпләрендә патриотик тәрбия айлыгы узды

Февраль ае-патриотик тәрбия ае. Бездә дә патриотик айлык бик матур итеп узып бара. Яңа Кенәр урта мәктәбе филиаллары Кзыл-Яр һәм Түбән Оры башлангыч мәктәпләре Кзыл-Яр авылы китапханәсе белән берлектә эчтәлекле мероприятиеләр уздырдылар.

Ай башында яшь антифашистлар искә алынды. Укучылар яшь батырларның тормышлары һәм батырлыклары белән таныштылар. Авылларыбыз территориясендә ике әфганчы егетебез Ризванов Марат белән Галимҗанов Раил яши. Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә һәм китапханәсендә җылы очрашу узды. Әфган сугышы турындагы документаль фильмнарны күз яшьләресез карап булмады. Әфганчыларыбыз укучыларыбызның сорауларына җавап бирделәр. Ә Түбән Оры башлангыч укучылары Түбән Оры мәдәнияте белән берлектә Ризванов Марат белән очрашу уздырдылар. Спорт уеннары уйнадылар. Иң мәртәбеле жюри әгъзасы Марат абыйлары булды. Түбән Оры башлангыч мәктәбендә «Муса Җәлил-герой шагыйрь » дигән ачык тәрбия сәгате уздырылды. Дәрестә Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укучылары, китапханәче дә катнашты. Укучылар шагыйрьнең туганнары, язмышы турында тулырак мәгълүмат алдылар. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Ә ахырдан тест эшләделәр. Бергәләп «Салют сиңа, Муса Җәлил!» җырын өйрәнеп һәм җырлап дәресне йомгакладылар. Ике мәктәп арасындагы дуслык көннән көн ныгый. Элек көз һәм яз айларында гына походларга бергә барсак, хәзер башка мероприятиеләрне дә бергәләп уздырабыз. Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Г.Салиховны искә алып, ике мәктәп укучылары арасында шашка уеннары ярышы уздырылды. 1 һәм 2 урынны Кзыл-Яр мәктәбе укучылары Валиев Айназ белән Баяров Нәфис, 3 урынны Түбән Оры мәктәбе укучылары Юсупов Әлфис белән Лотфуллин Фирзәр яулады. Ә менә инде 22 февраль көнне Түбән Оры авылы мәдәният йорты каршында ике мәктәп укучылары арасында «Аҗаган» уены булып узды. Физкультура укытучысы Габдрахманов Вәис бик күп төрле ярыш уеннары уздырды. Уеннар бик кызыклы иде. Хәтта окоп казып, аның эченә кереп ятып, «дошманга» ут ачтылар. Граната ыргыту, яралыны коткару, чабу дисеңме, әмма укучылар кечкенә булуларына карамастан бик тырыштылар. Ә иң күңеллесе-байрак эзләү иде. Байракны Түбән Оры мәктәбе укучысы Юсупов Әлфис тапты һәм командасына 10 очко бүләк итте. Укучыларыбыз уеннан канәгать булдылар. Ләйсән апалары аларны ахырдан кайнар чәй белән сыйлады. Габдрахманов Вәис абыйлары солдат булуның, илне. ватанны саклауның җаваплылыгын бик тирән аңлатты. Егетләребезгә нык һәм сәламәт булып үсәргә, даими спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән теләктә калабыз.
Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укытучысы һәм Кзыл-Яр авылы китапханәчесе Ә.Т.Бакиева

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение