События

Казанбаш мәктәбендә әтиләр белән уллары ярышты 25.02.2017

Казанбаш мәктәбендә әтиләр белән уллары ярышты

21 февральдә Казанбаш төп мәктәбендә хәрби- патриотик айлыгын йомгаклап, мәктәбебездә 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур кичә уздырылды.

Кичәдә әтиле-уллы Загриевлар, Камалиевлар, Шәриповлар, Әлмиевлар көч сынаштылар. Әтиләр  мылтык сүтеп җыю, портянка бәйләү, бер хәрефкә генә башланган хикәя язу кебек  биремнәр үтәделәр. Егетләр әтиләренә матур теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләр берсеннән-берсе матур музыкаль номерлар башкардылар. Кичә укучыларның җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмгә Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз Шакирҗанов Дамир, Тимашев Фәнис, Чечня җирендә хезмәт иткән Загриев Рөстәмнәр чакырылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә мәктәпнең егетләр волейбол командасына каршы әтиләр командасы уйнады. Кичә бик күңелле узды. 


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение