События

Куллары алтын, күңелләре матур 28.02.2017

Куллары алтын, күңелләре матур

“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышы Ташкичү мәдәният йортында булды.

Сәхнәдә Мәмсәдән Ләйлә һәм Наил Гыймадетдиновлар, Ашытбаштан Гөлгенә һәм Ленар Абдуллаҗановлар, Сөрдедән Гөлүсә һәм Илдар (Илдар эштә булу сәбәпле, бар авырлык Гөлүсә җилкәсенә төште, шулай да хатыны гөбәдия пешерү серләре белән таныштырганда видеофильм аша булса да аны үзен дә күреп калу бәхетенә ирештек) гаиләләре көч сынашты.

Гаиләләр булса да өч кенә, булдылар алар төш кенә. Иң игътибарга лаегы шунда, Ләйлә, Гөлгенә, Гөлүсә өчесе дә авылда гомер итәләр, төп йорт киленнәре. Өчесе дә гаять тырышлар, булганнар, башкармаган эшләре юк. Ирләре дә кимен куя торганнардан түгел. Һәр пар, аларның гамәлләре сокланырлык.

Өч пар да беренче чиратта үзләре белән таныштырды. Ләйлә белән Наил бөтен туганнарын сәхнәгә җыйды, хәтта туганнардай дус, тату яшәгән күршеләренә кадәр килгән иде. Наил агачтан ниләр генә иҗат итми икән. Сәхнә каршын бизәп торган нәни диван, урындыклар һәм башкалар, шулай ук хатынының бәйләгән эшләре күз явын алырлык.

Абдуллаҗановлар чыгышы да бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы чыкты. Гөлгенә сәйләннән ясаган чәчәкләрен тәкъдим итте. Искиткеч. Чыннан да, андыйлар турында кулларыннан гөлләр тама, диләр.

Һәр гаилә җырга осталыгын да исбатлап күрсәтте. Шулай җырга-моңга гашыйк кешеләр генә илһамланып шундый вак, мәшәкатьле, зур сабырлык сорый торган кул эшләренә алына ала. Ә Гөлүсә белән Илдарның кызлары нинди матур биеде. Аяклары идәнгә дә тими, аккош кебек очып кына йөри.

Хуҗабикәләр пешерүгә дә оста икән. Лйләнең өчпочмаклары, вак бәлешләре, Гөлгенәнең кыстыбые, Гөлүсәнең гөбәдиясе телеңне йотарлык.

Бәйге тәртибе буенча парлар гаилә традицияләре һәм ядкәрләре белән таныштырырга тиеш иде. Монда да гаиләләр кода-кодагыйларын да, күршеләрен дә эшкә җиккәннәр.

Шулай өч гаилә ул көнне Ташкичү халкына чын бәйрәм оештырды. Ярышты да, биеде, җырлады да. Җиңүченең кем икәнен беләсегез киләме? Өчесе дә. Батырлык җыеп, гаилә белән сәхнәдә чыгыш ясау, шунда барлык туганнарны туплау, осталыгыңны исбатлап күрсәтү – үзе үк җиңү. Ә иң күп балл – мәмсәләрдә. Әмма бу башка парлар җиңелде дигән сүз түгел. Иң яхшы чыгыш ясаганнар Арча сәхнәсенә дә күтәреләчәк.

Гөлсинә Зәкиева  

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение