События

Арчада район Советының чираттагы 12нче утырышы булды 01.03.2017

Арчада район Советының чираттагы 12нче утырышы булды

24 февральдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 12нче утырышы булды.

Утырышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2016 елдагы социаль–икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.

– Арча районы республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә, милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклауда үзенең лаеклы урынын алып тора, – диде ул. – Ел нәтиҗәләре буенча рейтингта безнең район 32нче урында. Аннан алдагы елда 38нче урында идек. Шәһәр һәм авыл җирлекләре булган 18 район арасында 8нче урынны алып торабыз.

2017 елның 1 гыйнварына районда 52530 кеше яши иде. 2016 елда 681 бала туды, 648 кеше үлде, 271 пар гаилә корды, 119 гаилә аерылышты.

Район икътисады үсешенең төп күрсәткече – тулай төбәк продукты, 2016 елны ул 11 млрд. 300 млн. сум тәшкил итте. Үсеш – 11 процент.

Районның 62 процент халкы авыл җирендә яши, җитештерелә торган продукциянең дә яртысыннан күбрәге шулай ук авыл хуҗалыгы тармагына  туры килә.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 10 процентка артты, 4 млрд. сумга якын тәшкил итте. “Кыр-лай”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Игенче”, “Ватан” хуҗалыклары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне сизелерлек арттыра алдылар.

Игенчелектә хуҗалыкларның күрсәткечләре бик нык аерыла. Моны һава шартлары уңайсыз килүгә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Системалы эш алып барылган урында нәтиҗәләр дә югары.

Бәрәңге безнең район өчен традицион культура. 7–8 ел элек аны һәр хуҗалык игә иде, бүген алар бик аз калды.                                                   “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” хуҗалыклары сугарулы мәйданнарда үстереп бәрәңгедән шактый табыш алалар. Алар яңа технология куллана, заманча техника, яңа сортлар сатып ала.

2018 елда бәрәңге эшкәртү буенча яңа завод төзелеп сафка басса һәр хуҗалык бәрәңге игәргә тиеш булачак.

Быел игенчелектә 10 процент үсешкә ирешү бурычы куела. Моңа орлыкларның сыйфатын яхшыртып, туфрак эшкәртү, дым саклау технологиясен дөрес кулланып һәм җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кертеп кенә ирешеп булачак.

Төп керем терлекчелектән алына. Бу тармакта нәтиҗәләр көткәнчә түгел әле. “Акчишмә”, “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә сыерларның продуктлылыгы бик  түбән.

2017 елда республика Президенты терлекчелектә кимендә 5 процентка үсешкә ирешү бурычы куйды.

Районда сәнәгать дигәндә ике эре предприятиене – “АСПК” һәм Арча сөт комбинатын күздә тотабыз. Кирпеч заводы җитештерү күләмен 5 процентка арттыра алды. Уртача хезмәт хакы – 22100 сум. 2017 ел башында предприятие кыенлыклар кичереп алды. Киләчәктә эшләр җайланыр дигән өмет бар.

2016 елда сөт комбинаты, “Татавтодор” филиалы, “Жилкомбытсервис”, “Водоканал–Сервис” ширкәтләре уңышлы эшләде.

Район икътисадының киләчәге, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү беренче чиратта кече һәм урта бизнесны үстерүгә бәйле. Димәк, әлеге юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.

2016 елда районның үсеш күрсәткечләре икътисад һәм социаль өлкәләрдәге хәлнең тотрыклы булуы турында сөйли, уңай нәтиҗәләр дә бар. Район башлыгы барлык дәрәҗәдәге депутатларга, җирлек башлык- ларына, предприятие, учреждениеләр җитәкчеләренә, җәмәгать оешмаларына, район халкына хезмәттәшлек, бердәмлек күрсәтеп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Доклад буенча фикер алышуларда Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов, “Татавтодор” филиалы директоры Альберт Сафиев, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү Департаменты директоры урынбасары Елена Шулина, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. Роман Шәйхетдинов соңыннан хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Ильяс Фәттахов


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение