События

Арчада бәйрәм 01.03.2017

Арчада бәйрәм

28 февральдә район Мәдәният йортында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме булды.

Бәйрәм юкка гына “Алдынгыларга Арча дан җырлый” дип аталмаган иде. Ул башыннан ахырына кадәр гади хезмәт кешесен хөрмәтләү рухында барды.

Залда өлкән буын вәкилләре – мөхтәрәм ветераннар да утыра. Алар заманында төрле тармакларда эшләп ихтирам казанган кешеләр.

Бәйрәмдә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Ул хезмәт юлын 1965 елда ук башлаган, бүгенге көндә дә тракторда эшләвен дәвам иткән “Ак барс” агрокомплексы” механизаторы Зәкәрия Динмөхәммәтовка Арча районының Шәрәфле гражданины дигән исем бирелү турында таныклык тапшырды. Бик лаеклы кандидат! Моңа кадәр әлеге исемне түрәләргә генә бирәләр дип уйлаучылар да булгандыр.

Сәхнәгә бер–бер артлы комбайнчылар, тракторчылар, сыер савучылар, ферма мөдирләре, шоферлар, терлек симертүчеләр, авылда эшләүче иң яшь хезмәткәрләр, белгечләр, эшмәкәрләр, Курса–Почмак авылында яшәүче  Шәрәфетдиновлар гаиләсе (7 кеше), эшкәртү предприятиеләре, төзелеш оешмалары хезмәткәрләре, мәгариф, спорт, сәүдә, сәламәтлек, социаль өлкәләрдә, хокук саклау органнарында эшләүчеләр күтәрелә. Алар барысы район җитәкчеләре кулыннан Мактау грамоталары, акчалата премияләр ала.

Бүләкләүләр җыр, биюләр белән чиратлашып бара. Бәйрәм үзе дә матур бер җыр кебек.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, күрше районнар башлыклары һәм башка кунаклар катнашты


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение