Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчадан Раушания Закирова: “Балалар өчен язылган җырлар бик аз”
Бихисап башкаручылар өчен татар эстрадасында бик күп җырлар языла, ләкин мәхәббәт, хыянәт һәм якын кешеңне югалту турындагы җырлар ташкыны арасында без сабыйлар өчен язылган җырларга кытлык кичерәбез түгелме соң?!
Әлбәттә, бәләкәй артистлар белән эшләүче композиторлар һәм шагыйрьләр бу турыда уйланып кына калмыйча, балалар өчен әсәрләр иҗат итә башлады, ләкин нәниләрнең репертуарлары ярлы булуын күп кенә музыка укытучылары билгеләп үтә.
Арча шәһәрендә яшәүче Раушания Закирова да әлеге өлкәдә зур тырышлыклар куеп иҗат итә. Җырларның көй авторы гына түгел, ул искиткеч башкаручы да әле. Норвегия белән чиктәш Мурманск өлкәсенең Заполярный шәһәрендә балачак елларын һәм үсмер чакларын үткәргән Раушания Закирова чит төбәктә яшәсә дә, милли моңнарга һәм татар мәдәниятенә карата соклану һәм тартылу хисләрен бервакытта да югалтмаган.
— Үзегез балачакта кем булырга хыялландыгыз?
— Музыкантлар гаиләсендә тәрбияләнгәч, ул юнәлеш буенча китәчәгем көн кебек ачык иде. Нәселдән килгән гадәтне дәвам итеп, мин дә музыка укытучысы булдым. Башта Казан музыка училищесында Гәрәева Венера Хәсән кызы канаты астында Айгөл Хәйри, Илназ Баһ, Энҗе Шәймурзина белән бергә укыдык. Остазым татар халык җырларына, милли мәдәнияткә булган хөрмәт һәм ярату хисен көчәйтте. Аннары Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамладым. Кияүгә чыгып, гаиләбез белән Арча шәһәренә күченгәч, педагогия көллиятендә укыттым, аннары балалар бакчасына музыкаль җитәкче булып урнаштым. Бүгенге көндә дә балалар белән шөгыльләнәбез.
— Укучыларыгыз фестивальләр, конкурсларда еш катнашамы? Нинди уңышларыгыз бар?
— Минем укучыларым – илһам чыганакларым. Аларның дәртләре һәм көләч йөзләре яңа җырлар иҗат итәргә этәргеч бирә. Балалар бакчасында без алар белән җырларга һәм биергә өйрәнәбез, сәхнә серләренә төшенәбез. Эш нәтиҗәләребезне телевизион фестивальләрдә, республикакүләм һәм халыкара бәйгеләрдә күрсәтәбез. “Йолдызлык”, “Казан утлары”, “Йолдызлар юлы” кебек җыр конкурсларында лауреат, дипломант исемнәренә лаек булдык. Үзем исә халыкара бәйгеләрдә композитор буларак катнашып торам һәм шулай ук лауреат буларак бүләкләнәм.
— Җырларны күптәннән иҗат итәсезме?
— Сәләтем ныклап өч ел элек кенә ачылды. Күп композиторлар фикерен дәвам итеп, чыннан да, балалар өчен язылган җырларның аз булуын билгеләп үтәсем килә. Шуңа да балалар өчен язылган җырлар репертуарын киңәйтү өчен әлеге эшкә алынырга булдым. Без танылган шагыйрә Гөлфия Шакирова белән балаларга гаилә, дуслык, туган як һәм башка темалар турындагы җырлар иҗат итәбез. Аңа ихлас рәхмәтләр әйтәм, чөнки уртак иҗат җимешләребез бик яхшы нәтиҗә бирә.
— Тамашачы еш мактыймы?
— Мин сәхнәгә артык еш чыкмыйм. Үземне шуңа да җырчы итеп түгел, күбрәк композитор буларак тәкъдим итәсем килә. Яздырылган җырларымны ишетеп, җылы сүзләр һәм уңай бәяләмәләр юллаучылар күп.
— Музыкаль җитәкче булудан тыш, сез тагын йөзү буенча тренер да. Бу өлкәгә ничек кереп киттегез?
— Мәктәптә укыганда мин 8 ел йөзү белән шөгыльләндем. Ярышларга Норвегия, Карелия, Мурманскка кадәр бара идек. 2011 нче елда Арчада спорт мәктәбе ачылгач, миңа тренер буларак урнашырга тәкъдим иттеләр. Музыка буенча укытучы белгечлегем белән беррәттән, физик тәрбия һәм спорт буенча педагог дигән дипломым да бар. Йөзүгә балаларны дүрт яшьтән өйрәтәм. Бездә индивидуаль һәм төркем белән шөгыльләнү каралган, ә шөгыльләнергә Казаннан, Биектаудан, Балтачтан ук киләләр, чөнки дәресләрне балалар белән төрле махсус уенчыклар һәм җиһазлар белән уен кебек итеп үткәрәм. Аннан кала әле мин Арча Укучылар сараенда балаларга вокал дәресләре бирәм. Беренче сыйныфтан алып, тугызынчы сыйныфка кадәрге балалар белән “Инеш” вокаль ансамблен булдырдык. Нәкъ әлеге ансамбльдә шөгыльләнүчеләр беренче булып минем җырларымны башкара да инде.
— Хәзер халык җырларын заманча эшкәртеп, сәхнәгә чыгаралар, яшь башкаручылар элеккеге җырларны шулай популярлаштыра. Сезнең халык җырларына һәм ретро җырларга мөнәсәбәтегез нинди? Репертуарыгызда андый җырлар бармы?
— Музыкада яңа үзенчәлекле алымнарны куллануны мин хуплыйм. Төрле иҗади яңарышлар сәнгатьне камилләштерә бара. Заманча эшкәртүләр халык җырларына яңа сулыш кертә, аларны яңа яктан ача. Әмма әлеге җырларның гүзәллеге гадилектә, халыкчан булуында һәм баян моңнарына уралып башкарылуында. Шуңа да халык җырлары тамашачы күңелендә бик озак еллар буе сакланырга сәләтле. Мин үзем дә кайбер вакытта язган җырларымның бераз гына халык җырларына охшаш булуын сизәм. Хәзер үзенә күрә “стилизация” ясау таралып китте. Бу шулай ук ретро җырларны искә төшерергә, милли көйләрне онытмаска ярдәм итә.
— Күңелегездә йөрткән хыял бармы?
— Әйтеп узганымча, минем композитор буларак таныласым килә. Язган җырларымны яратып кабул итсәләр, сәхнәдән башкарсалар һәм танылган җырчылар тарафыннан игътибарга лаек булса, хыялым тормышка ашты дияр идем.
— Киләчәктә балаларыгызны сәхнәдә күрәсезме?
— Балаларым – минем горурлыгым. Һәрбер әти-әни кебек барысын да алар өчен эшлибез. Минем иҗатым да балаларыма багышлана. Кечкенә кызыма әле өч кенә яшь, ә олы кызым Камилә белән улым Данил Арча сәхнәсендә танылу алган бәләкәй артистлар рәтенә керергә өлгерде инде. Аларның тормышы, чыннан да, сәхнә белән бәйле булыр дип уйлыйм, чөнки иҗатка бер кереп киткәч, тамашачының мәхәббәтен тоеп, аның алкышларын татыгач, алар инде бу өлкәне берничек тә калдыра алмаслар.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА