События

Арча районы башлыгы көрәшчеләр белән очрашты 04.03.2017

Арча районы башлыгы көрәшчеләр белән очрашты

Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш тренерлары һәм көрәшчеләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында районда көрәшне үстерү һәм Арчаны республикада алга чыгару турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Илшат Нуриев: «Эшли генә башлаган вакыт иде, Рөстәм Миңнеханов, кайда синең көрәшчеләрең, дип сорады», – диде.

Милли көрәшне үстерү республика күләмендәге әһәмиятле мәсьәлә. Һәр халыкның үзенең милли спорт төре булган кебек, татар улларын көрәш бизи. Район көрәш федерациясе рәисе, ветеран көрәшче Ринат Алиев районда көрәшнең бүген үсеш чоры кичерүе, Арча спорт комплексында көрәш өчен шартлар тудырылуы хакында сөйләде, көрәшкә игътибар биргәне өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт әйтте. Ветеран көрәшче, район көрәш федерациясе рәисе Шәйдулла Сәлахов:

— Үзебездән тора, егетләр, — диде. — Бер тәҗрибәле көрәшчедән, нәрсә җитми дип сорагач, көч, дип җавап бирде. Шартлар бар, элек без кул юарга су булмаган бинада да шөгыльләндек, көч булсын өчен көрәшергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Көрәштән соң тәмәке тартып, аракы эчеп йөрсәң – булмый. Менә Рөстәм Гапделбәров көрәшә башлаганда 22 генә кило иде (89-90нчы еллар), әле һаман да көрәшә…

Көрәшчеләр ярышларны ешрак оештырырга кирәклеге турында әйттеләр. Элек кышкы сабантуйлар көрәшсез үтми иде, дип искә төшерде ветеран көрәшчеләр. Ярышларда еш катнашу ул спортчыны кеше алдында чыгыш ясау өчен психологик яктан да ныгыта, дигән фикерләр дә әйтелде.

Язманы тулысы белән газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Румия Надршина.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение