События

Арчаның ветераннар хоккей командасы Казаннан җиңеп кайтты! 03.03.2017

Арчаның ветераннар хоккей командасы Казаннан җиңеп кайтты!

Бер хоккей уйнаган кеше гомер буе аннан аерыла алмый, диләр. Бу сүзләрне Арчада яшәүче Марсель Ахунов турында һәм, гомумән,  Арчаның ветераннар командасы хакында әйтеп була. Беркөнне Марсель үзе дә редакциягә килеп керде.

Арча ветераннар командасы уңышлары белән уртаклашырга килгән.

– Казаннан җиңеп кайттык, — диде ул елмаеп. – 26 февральдә“Инвэнт” хоккейчылар командасы Казанның “Танефть — Арена”сына иптәшләрчә очрашуга чакырды. Бардык, уйнадык. 7:3 исәбе белән җиңдек. “Тайд—Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров юлга автобус бирде. Ветераннар командасында без 10—15ләп кеше. Иң өлкәнебезгә 57 яшь. Капкага шайба кертүчеләрне дә әйтеп үтәсе килә. Алар: Ринат Минһаҗев, Илнур Габдрахманов, Дмитрий Плотников. Хоккей уйнарга вакыт тапкан безнең ветераннар командасы ул яшьләр өчен дә үрнәк.

— Кайбер әти—әниләр баласын куркыныч спорт төре дип хоккейга бирәсе килми бит, — дим.

— Куркак хоккей уйнамый! — дип кыска тотты сүзне Марсель.

Без ветераннар командасына исәнлек—саулык һәм алда җиңүләр телибез!

Румия Надршина.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение