События

Без Гүзәл Әдһәм белән горурланабыз! 06.03.2017

Без Гүзәл Әдһәм белән горурланабыз!

Язучы Гүзәл Әдһәмнең иҗатын гел күзәтеп барам. Соңгы елларда аның иҗаты тагын да активлашты, газета-журналларда бер-бер артлы хикәяләре чыгып килә. Укый башлау белән мавыктырып, ни белән бетәсен белмичә туктап булмый торган хикәяләре белән аерылып тора ул.

“Наласа авылы көе” хикәясен укыганда Бөек Ватан сугышы елларында авылда булган вакыйгалар, Хәйдәре хәбәрсез югалган Сәкинәнең кичерешләре турында уйлыйсың, алар белән яшисең. Сәкинә авырый башлагач улы Әнвәрдән, ачлыктан үлмәс өчен ике капчык бзрәңгегә алыштырган гармунны эзләп табуны үтенә. Билгеле Әнвәр гармунда уйнаучыны эзләп таба. Ә менә әнисе сәламәтләнгәнме, ул кабат гармунда “Каз канаты”, “Әпипә”, “Наласа” көйләрен уйный алдымы икән дигән сораулар һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.

Гүзәл Әдһәмнең әлифба авторларына багышлап язган “Меңнәрнең берсе“ бәянын бер утыруда укып чыгасың да, башка исемнәр белән бирелүенә карамастан сүз кемнәр турында баруын аңлап аласың.Автор аларның күргәннәрен, кичергәннәрен, түземлекләрен, олы мәхәббәт үрнәге булуларын соклангыч итеп сүрәтли, әдәбият сөючеләрне кайгырырга мәҗбүр итә.Ә инде хикәянең дәвамы билгеле булуы, Сәләй ага белән Рәмзия апаның кабат очрашып, Арчабызда бәхетле гомер итүләрен күреп белгән кеше буларак, тынычланып, алар белән горурланып куясың..

Ә инде “Тарту көче”, “Зәңгәр кашлы көмеш алка”,“Сәйдә,сыерчык һәм яз” хикәяләрен укыгач якташыбыз Гүзәл Әдһәм белән горурлану арта гына бара. Аның хикәяләре, повестьлары тупланган “Наласа авылы көе”, “Асылмалы күпер” китаплары дөнья күрде. Бу көннәрдә яңа китабы чыгуын көтәбез.

Язучы Гүзәл Әдһәм (Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы) 1957 елның 9 мартында Наласа авылында туа. Наласа сигезьеллык мәктәбе һәм Арча педагогия училищесын тәмамлаган кыз Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Университетның беренче курсында ук җырга сәләте булганнарны хорда җырлау өчен сайлап алалар. Илебезнең төрле почмакларында булу, чыгышлар ясау,аның өчен тормыш мәктәбе була. Гүзәл Казан шәһәренең укытучылар йортында оештырылган концертта Сара Садыйкова көен язган “Мин сине ничек яраттым” җырын башкара. “Сара апа сәхнәгә менеп: Шәп җырладың, сеңлем,- дип мактап, кочаклап алды, ап-ак чәчәкләр бәйләме бирде. Без бу җырны булачак ирем Ринат белән сәхнәләрдә бик күп тапкырлар башкардык. Үзебезнең туйда да кабат-кабат сорап җырлаттылар. Әле хәзер дә балалар берәр җирдә ишетсәләр, сезнең җырны җырлыйлар диләр шаяртып”,- дип искә ала яшьлек елларын Гүзәл Әдһәм.

Алар Ринатның туган ягы Актаныш районы мәктәпләрендә эшлиләр, шул ук вакытта Гүзәл Казан педагогия институтында укып икенче диплом ала, Алабуга культура училищесының театр бүлеген читтән торып тәмамларга да вакыт таба. Яшьләр барысына да өлгерә: халык театры режиссёры булып спектакльләр куеп йөрү, Бөтенроссия смотрлар лауреаты булу, татар драматургиясе буенча Алабуга педагогия институтында диссертация яклау, студентлар белән эш, аларның диплом эшләренә җитәкчклек итү, илледән артык фәнни хезмәт язу һәм дәреслекләр авторы булу, шул ук вакытта 2003-2010 елларда Түбән Кама муниципаль институтының татар филологиясе кафедрасын җитәкләү. Ул арада ике егет һәм бер кыз үстерү, аларга икешәр югары белем алуда ярдәм итү, оныклар үстерүдә булышу. Ә инде Гүзәл Әдһәмнең тормышы белән тулырак танышасы килсә, “Гасырлар кичкән Наласа” китабын укырга кирәк.

Үзе укыган Наласа мәктәбендә очрашу вакытында Гүзәл Әдһәмнең һәрьяклап уңганлыгына сокланып утырдык. Хикәяләрен сәнгатьле итеп укый, кирәкле урында җырлап ала, укучылар һәм укытучылар белән төрле конкурслар оештыра, җиңүчеләргә язучыларыбызның китапларын бүләк итә. Ул районыбызда булган төрле чараларда бик теләп катнаша һәм чыгышлар ясый.

Язучы, укытучы, филология фәннәре кандидаты, 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гүзәл Әдһәм үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, озак еллар әдәбият сөючеләрне иҗат уңышлары белән куандырып яшәвен телибез.

“Казан арты тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение