События

Якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 09.03.2017

Якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Бүген якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!  Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

***

Язучы Гүзәл Әдһәм (Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы) 1957 елның 9 мартында Наласа авылында туа. Наласа сигезьеллык мәктәбе һәм Арча педагогия училищесын тәмамлаган кыз Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Университетның беренче курсында ук җырга сәләте булганнарны хорда җырлау өчен сайлап алалар. Илебезнең төрле почмакларында булу, чыгышлар ясау,аның өчен тормыш мәктәбе була. Гүзәл Казан шәһәренең укытучылар йортында оештырылган концертта Сара Садыйкова көен язган “Мин сине ничек яраттым” җырын башкара. “Сара апа сәхнәгә менеп: Шәп җырладың, сеңлем,- дип мактап, кочаклап алды, ап-ак чәчәкләр бәйләме бирде. Без бу җырны булачак ирем Ринат белән сәхнәләрдә бик күп тапкырлар башкардык. Үзебезнең туйда да кабат-кабат сорап җырлаттылар. Әле хәзер дә балалар берәр җирдә ишетсәләр, сезнең җырны җырлыйлар диләр шаяртып”,- дип искә ала яшьлек елларын Гүзәл Әдһәм.

Алар Ринатның туган ягы Актаныш районы мәктәпләрендә эшлиләр, шул ук вакытта Гүзәл Казан педагогия институтында укып икенче диплом ала, Алабуга культура училищесының театр бүлеген читтән торып тәмамларга да вакыт таба. Яшьләр барысына да өлгерә: халык театры режиссёры булып спектакльләр куеп йөрү, Бөтенроссия смотрлар лауреаты булу, татар драматургиясе буенча Алабуга педагогия институтында диссертация яклау, студентлар белән эш, аларның диплом эшләренә җитәкчклек итү, илледән артык фәнни хезмәт язу һәм дәреслекләр авторы булу, шул ук вакытта 2003-2010 елларда Түбән Кама муниципаль институтының татар филологиясе кафедрасын җитәкләү. Ул арада ике егет һәм бер кыз үстерү, аларга икешәр югары белем алуда ярдәм итү, оныклар үстерүдә булышу. Ә инде Гүзәл Әдһәмнең тормышы белән тулырак танышасы килсә, “Гасырлар кичкән Наласа” китабын укырга кирәк.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение