События

Арчага Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары килде 10.03.2017

Арчага Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары килде

Казанда уздырылучы VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары Арча һәм Балтач районнарына килде.

Делегатлар бу районнардагы эшмәкәрләр һәм авылларның үсеше белән танышачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, авыл эшмәкәрләре җыенында 41 төбәктән 700 делегат катнаша.

Башкортстаннан Адлер Кәлимуллин җыенга килгәч, үзенең авылыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан эшмәкәр Юнир белән танышуын әйтте. Бу танышу ике делегат өчендә бик файдалы булып чыккан:

«Минем яшелчә базасы бар, ә Юнир бәрәңге үстерә. 30 чакрым ераклыкта гына яшәп, бер-беребезне белми идек. Татарстан безне бирегә җыеп таныштырды», — ди ул.

Юнир да бу файдалы танышуга бик шат булуын белдерде: «Минем соңгы елларда бәрәңге череде, сакларга урын юк. Адлерның базасы буш булган. Якын тирәдә торсак та, бер-беребезне белми идек», — ди ул.

«Мин бу җыелышта икенче ел катнашам. Быел үзем белән камера алып килдем. Биредәге хуҗалыкларда булган яңалыкларны төшереп китәргә җыенам», — дип сөйләде Адлер Кәлимуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Искәртеп үтик, авыл эшмәкәрләре форумы 2012 еладен бирле оештырыла.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение