События

«Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләп үтте 11.03.2017

«Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләп үтте

11 мартта район мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Кичке сәгать 6да башланды ул. Зал тулы халык иде.

Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге (музыка җитәкчесе Гүзәл Минхәирова) ансамбль чыгышын халык яратып, дәррәү кул чабып карады. Чыгышлар яшьләрнең һәм балаларның җыр, биюләре белән аралаштырып барды.

Юбилярларны котлаучылар күп булды. Татарстанның халык җырчысы Шамил Әхмәтҗанов та кайткан иде.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов юбилярларның һәркайсына Рәхмәт хатлары тапшырды. Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов коллективка Мактау грамотасы бирде. Арча шәһәре башкарма комитетыннан коллективка Рәхмәт хаты һәм сертификат тапшырылды. Казаннан Татарстан Республикасының традицион мәдәният үсеше үзәге директор урынбасары Гали Габдрахманов һәм композитор, җырчы Риф Гатауллин кайткан иде. Гали Габдрахманов Шура авылындагы җыр ансамбленә һәм «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбленә халык коллективы дигән исем  биреләчәген хәбәр итте. Гали Әхәтович коллективка үзәкнең Мактау грамотасын тапшырды.

Без «Яшь йөрәкләр» коллективына исәнлек—саулык, матур гомер телибез. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение