События

Урта Курса мәдәният йортында “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте 11.03.2017

Урта Курса мәдәният йортында “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Әйе, яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә.

Хатын – кыз ул үзе дә яз төсле – назлы һәм сылу, якты һәм ягымлы. Урта Курса мәдәният йортында узган “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсендә шундый җылы, матур сүзләр искиткеч күп яңгырады.

Бәйрәм кичәсе “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы һәм башлангыч класс укучылары катнашында әзерләнгән “Әбием сандыгы” исемле чыгыш белән башланды. Халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, катнашучылар татар халкы элек-электән яратып башкарган “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар, әбиләрнең гомер буе җыйган хәзинәсен – күңел сандыгын ачып, чигелгән алъяпкыч-кулъяулыкларны, күкрәкчә, көмеш алка-чулпыларны сокланып алып карадылар. Әлеге чыгыш әбиләребезнең, әниләребезнең уңганлыгына, пөхтәлегенә, булдыклылыгына мәхәббәт уятуда зур роль уйнады. 2 нче класс укучысы Закирҗанов Кәримнең матур җыры алкышларга күмелде.

Алга таба эстафетаны балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең әти-әниләре алды. Камалова Лилиянең оста итеп “Чегән” биюен, “Әниемә” җырын башкаруы, Хәсәнов Айнурның матур җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. Ландыш һәм Валера Носковларның “Танго” биюләрен күпләр сокланып күзәтте. Чираттагы чыгыш – Галимуллиннарныкы. Әлеге гаиләнең чыгышыннан башка җирлектә бер генә бәйрәм үтми дисәк тә була. Рәйхан Галимуллин көндезләрен “Курса МТС” ында хезмәт куйса, кичләрен мәдәният йортында уздырылган кичәләрдә катнашырга да вакыт таба. Бәйрәм уңаеннан гаилә башлыгы Рәйхан һәм Илүзәнең, Илүзә һәм Илнурның башкарган дуэтларын, вальсларын, Рәйхан һәм Дания Галимуллиннарның мари биюен оста итеп биюләрен, Рәйхан һәм Даниянең оста итеп скетчта уйнавын тамашачылар җылы кабул итте.

Бәйрәм уңаеннан уздырылган әлеге кичәгә хөрмәткә лаек газиз әниләр, әби-апалар, гүзәл туташлар, күркәм ханымнар күп килгән иде. Илназ Гыйбадуллин, Альмир Гатауллин, Әнис Шакиров гүзәл затларга җырларның иң матурларын, ә “Мизгел” төркеме кызлары дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Гөлзия Шәфигуллинаның, Рәйхана Солтанованың әнкәйләргә багышлап җырлаган җырларыннан, Әнис Шакиров һәм Рузилә Фәттахова уйнаган “Картлар йорты” исемле күренештән соң күпләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады.

Һәр чараны, һәр бәйрәмне халык күңелендә калырлык итеп уздыруда мәдәният йорты хезмәткәрләре Ринат һәм Равия Гатауллиннарның тырышлыгы искиткеч зур. Урта Курса мәдәният йортында узган кичәнең чираттагысын, без, тамашачылар, ихластан сокланып, яратып карадык. Барлык катнашучыларга һәм бәйрәм кичәсен оештырып, күңелле ял бүләк иткән Ринат һәм Равия Гатауллиннарга тамашачылар исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телим.

Нурия Садриева, Урта Курса авылы

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение