События

Арчаның 3 нче балалар бакчасында әниләр бәйрәме узды 12.03.2017

Арчаның 3 нче балалар бакчасында әниләр бәйрәме узды

8 нче Март –Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан, Арча өченче номерлы мәктәп – балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар кадерле әниләрен, әбиләрен “Әкият” кафесына кунакка чакырдылар.

Биредә балалар татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле биюләр башкардылар. Татар халык киеме кигән нәни кызлар һәм малайлар бик матур итеп татарча биеделәр. ”Матрешкалар”да алардан калышмады. Малайлар һәм кызлар килгән кунакларга “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әниләр һәм әбиләр бик теләп төрле уеннарда катнаштылар.Балалар шатланып кул чаптылар. Соңыннан балалар әниләрен һәм әбиләрен үзләре ясаган “торт”лар белән сыйладылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Килгән кунаклар күтәренке рухта өйләренә таралыштылар.

Арча Хәбәрләре 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение