События

«Казан арты» музее райондашларыбызны искә алу һәм очрашу кичәсенә көтеп кала 13.03.2017

«Казан арты» музее райондашларыбызны искә алу һәм очрашу кичәсенә көтеп кала

Үзешчән сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.

Аны оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән Сәлих Хисмәтуллин, Сәлих Вәлиевләрне искә алу һәм декадада катнашучылар белән очрашу кичәсе була. 15 март көнне 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих-этнография музеенда көтеп калабыз.

Кичәдә «Җырлыйк әле!» телевизион тапшыруының җитәкчесе Нәҗип Бәдретдиновның да катнашуы көтелә.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение