События

Тарих җебе эзеннән… (Яңа Кырлай авыл җирлегенең иҗат концертыннан алган тәэсирләр) 15.03.2017

Тарих җебе эзеннән… (Яңа Кырлай авыл җирлегенең иҗат концертыннан алган тәэсирләр)

Яңа Кырлайны без Тукай яшәгән төбәк буларак беләбез. Ә менә тарих эзе буйлап сәяхәт итә башласаң… Бу җирлеккә кергән авыллар тарихы хәтта 16–17 гасырларга барып тоташа.

Иске Йорт авылы 16 гасырда ук барлыкка килгән. Зиратта 1630–1725 елгы кабер ташлары да бар икән. 1795 елда анда 28 хуҗалык булган. Өске Йорт дип аталган. Умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Югары Бирәзә авылының кайчан барлыкка килүе төгәл билгеле дә түгел. Күкчә Бирәзәнең исеме 1602–1603 елларда ук телгә алына башлаган. Башта чирмешләр яшәгән. Түбән Бирәзәдән күчеп урнашканнар. Башта Күчкән Бирәзә дип аталган. Өчиле чишмәләргә бай авыл булган. Рус, удмурт, татарлар килеп урнашкан. Беренчеләре күчеп киткән, татарлар төпләнеп калган. Элек Кече Бирәзә дип йөрткәннәр. Кырлай тарихы да 500 елларга сузылган. Анда да башта чирмешләр яшәгән. Аннан Тазлар дигән авылдан, Наласадан татарлар килеп урнашкан. Урман кырыенда булганга Кырлай дигән исем бирелгән.

Ветеран укытучы Фәрхат Зыятов сигез авылның һәрберсе тарихы турында бик кыска гына вакыт эчендә дә бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Бүген бу авыллар бер җирлектә дус, тату яши. Бергә эшлиләр, ял да итәләр. Бу концерт та шуның бер билгесе. Ул бик күңелле һәм матур килеп чыкты. Оештырырга, тупларга теләк кенә кирәк икән, талантлар чиксез күп. Өлкәннәр арасында да, яшьләр дә бик талантлы. Аларның барысын да берьюлы санап китеп тә булмый. 28 номердан торган концерт программасы ул. Иске Йорттан Гөлия Сибгатуллина, Яңа Иябаштан Фирзәр Минзин, Гөлзада һәм Фирдүс Шәрәфетдиновлар, Чиканастан Халидә Вафина, Вагыйз Әһлиуллинның җырлаулары, Өчиледән Илгиз Зыятовның курайда уйнавы, Алсу һәм Алисә Гариповаларның биюләре һәм башкалар – бар да тамашачыларның көчле алкышлары белән бәяләнде. Бәйрәм кунагы Кариев исемендәге яшьләр театры артисты Ранил Гарипов чыгышы кичәне тагын да ямьләндерде.

Соңыннан Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәргә дә, аларны алкышларга күмгән тамашачыларга да рәхмәтен белдерде.


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение