События

Мең дә бер кичә (Апаз авыл җирлегенең концертында) 15.03.2017

Мең дә бер кичә (Апаз авыл җирлегенең концертында)

Апазлар оештырган һәр чара, концертмы ул, бәйге, ярышмы, кичә, очрашумы, үзенчәлекле һәм зур әзерлекле булуы белән аерылып тора. Әзерләнми дә булмый, һәр чарага хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов үзе һәм авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков килә.

Соңыннан алар сәхнәгә чыгып фикерләрен дә белдерә. Бу юлы да шулай булды. Тамашачыларның көчле алкышлары, җитәкчеләрнең мактау сүзләреннән үк аңлашыла, концерт уңышлы чыкты.

Апаз үзешчәннәре авыллар тарихы белән таныштыруның үзенчәлекле вариантын тапканнар. Аның турында сәхнәдә йомшак мендәрләр өстендә урын алган солтанга Шахрезадә сөйләде.

– Бер үтеп баручының: “Кара, бик әп–әз икән бу авылның кешеләре”, – дигән сүзеннән Апаз исеме килеп чыккан. Пөшәңгәргә 16 гасыр ахырында–17 гасыр башында алты гаилә күчеп килгән. Ул вакытта 5–6 гаилә марилар яшәгән. Мирҗәм 300 еллар элек барлыкка килгән. Хәмит исемле кеше нигез салган. Ул мари милләтеннән булган. Аннан бер рус, бер удмурт яши башлаган. Шуңа Мир, дигәннәр. Тора–бара җәм дигән сүз өстәлгән. Мари телендә ямь дигәнне аңлата, – дип сөйләде Шахрезадә.

Апаз урта мәктәбе коллективы тәкъдим иткән әлеге әдәби–музыкаль композициягә концерт номерлары ялганып китте. Һәрберсе сайланып алынгандай матур. Яше, карты, 7 яшьтән алып 70 яшькәчә булганнар сәхнәгә чыккан. Сәхнә ветераннары Хәсәншәехтан Рәхмәтулла Хәмидуллин, Мирҗәмнән Басыйр Шәяхмәтов  элеккеге чор җырлары белән өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлек елларына алып кайттылар. Хәсәншәехтан республика, район бәйгеләрендә җиңүләр яулаган  “Изюминка” , шулай ук “Веселушки” бию төркемнәре чыгышлары искиткеч булды. Хәсәншәехтан пантомима осталары тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде. Гомумән, һәр чыгыш бары тик көчле алкышларга гына лаек.

Галим, шагыйрь Рифат Җамал бәйрәмгә махсус кайткан. Кунак булып. Ул якташлары, авылдашларына яраткан шигырьләрен бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева 


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение